Авыл клублары һәм мәдәният йортлары төрле кызыклы чаралар үткәреп, халыкның ял сәгатьләрен төрлеләндерергә тырышалар.
Август башына район игенчеләре бөртеклеләрнең ярты уңышын җыеп алырга өлгерделәр. Уртача уңыш һәр гектардан 31,8 центнер тәшкил итә. Соңгы алты елда күрелмәгән югары уңыш бу.
28 июльдә Кукмара районында машина белән сыер савучылар конкурсы үткәрелде. Анда Чуаш Кичүе мега-фермасының алдынгы савымчысы, Түбән Әлки уңганы Рана Сафина катнашты.
Берничә ел элек Иске Салман мәктәбен оптиальләштереп, анда башлангыч сыйныфларны гына калдырырга, башкаларын исә Салман мәктәбенә күчерергә дигән тәкъдим күтәрелгән иде. Әмма бу авыл балалары бәхетенәдер, мәктәп сакланып калды. Алай гына да түгел, быел республика программасы нигезендә аның бинасына капиталь ремонт ясала.
Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге мәгариф идарәсе белән берлектә гаиләләренә тәрбиягә бала алучы әти-әниләр, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары өчен дәрес-семинар үткәрелде.
Болгар Ислам академиясен төзүгә һәм Казан Изге Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга республика халкы бердәм алынды: бу эшләрне алып баруга бик күпләр үзләреннән акчалата өлеш кертә.
Күп балалы, аз керемле гаиләләрдә үсүче кызлар һәм малайларны “Яшь имәннәр” лагерендә ял иттерү өчен юлламалар сатып алуда бу гаиләләргә район оешмалары, эшмәкәрләр ярдәм итә.
Күптән түгел Сихтермә-Хузангай авылында Чуаш Республикасыннан җәмәгать эшлеклеләре, галимнәр, язучылар, журналистлар, югары уку йортлары укытучылары булып киттеләр.
Яңа Камка авылы зиратының 325 метр озынлыкта тирәсен халыктан җыелган акчага узган елда ук алыштырган иделәр.
Халыкара Дуслык көне алдыннан Базарлы Матакның үзәк паркында кичке бәйрәм үткәрелә.