ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2015 ел
сишәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршыларга әзерләнеп, Базарлы Матактагы кайбер биналар диварларына банерлар эленде.
Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында руханилар еш була. 

Бөек Ватан сугышына Иске Әнҗерә авылыннан 156 кеше киткән.

“Йолдызлык” (“Созвездие”) республика фестиваленең зона туры күрше Аксубай бистәсендә үткәрелде. 

Ел саен уздырыла торган Халыкара “Парклар маршы” кабат башланды.


23
март, 2015 ел
дүшәмбе

Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалы базасында Татарстан агробизнес кадрларын укыту институты галимнәре район авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре белән укулар уздырдылар.

Ай ахырына кадәр районда “Бала – төп пассажир” дип аталган кисәтү акциясе үткәрелә.

Быел безнең районда туып-үскән һәм урта белем алып киткән 25 яшь кеше авыл хуҗалыгы белгечлекләренә өйрәтүче уку йортларын тәмамлый. 

…Ерактан ишетелгән көчле техника гөрелтесенә Тәнзилә әби урамга чыкты. Күршесе, үтеп барышлый: "Юлчылар килгән, безнең Төгәлбәйгә юл салачаклар икән," – дип әйтеп куйды һәм бу шатлыклы хәбәрне тагын кемгәдер җиткерергә ашыкты. Аллага шөкер, бу көнне дә көтеп җиткерделәр! Әбекәй өе янында шактый озак торды әле, күз карашы еракка төбәлгән иде. Ә татарчалатып  бәйләгән ак яулыгына җил искән саен шомырт чәчәге таҗлары коела һәм, беренче кар бөртекләре сыман, бизәкләр төшерә.

27 мартта РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе безнең районга килеп, йомыш-гозерләре булганнарны кабул итәчәк:

Район хакимияте бинасында, “Бердәм Россия” партиясе бүлекчәсе бүлмәсендә 11-13 сәгатьләрдә эшләячәк депутат ярдәмчесе. Алдан язылып куярга да була, телефон 21-6-99.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International