ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2015 ел
дүшәмбе

1 апрельдән чисталык икеайлыгына старт бирелә. 

Кадрлар барысын да хәл итә дигән күптән әйтелгән гыйбарә бүгенге тормышыбызда да үзенең мөһимлеген һәм дөреслеген югалтмый. Катлаулы механизмнар, югары технологияләр заманында яшибез бит. Шуңа күрә һәр тармакта белемле, үз һөнәрен бик әйбәт белгән, заманча алымнар кулланып эшләргә өйрәтелгән, һәр яңалыкны үзләштерергә сәләтле эшчеләр, белгечләр, җитәкчеләр кирәк. Әгәр алар булмаса икътисадның, һәр тормышның үсешен тәэмин итү мөмкин булмаячак.

19
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Район аша үтүче автомобиль юлларындагы су торбалары кар һәм боздан чистартылды.
Республикада үткәрелә торган “Куркынычсызлык фаразы” мәгълүмати-пропаганда акциясендә район ЮХИДИ хезмәткәрләре дә катнаша.
Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында истәлекле вакыйга булып үтте – биредә ике ел ярым укыган 53 егет-кызга тантаналы рәвештә пешекче-кондитер, тракторчы-машинист һөнәрләрен алып чыгулары турында дипломнар тапшырылды. Бу – көллиятнең 35 нче чыгарылышы.
Казанда күптән түгел музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары арасында “Тат-АRS-Тан-2015” дип аталган конкурс үткәрелде
Юл куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттагы утырышы булып үтте. Анда ел башыннан бирле район юлларында теркәлгән һәлакәтләр карап тикшерелде, язгы чорда юлларда иминлек чараларын тәэмин итү турында эшлекле сөйләшү булды. Комиссия утырышын  аның җитәкчесе, район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов алып барды.

18
март, 2015 ел
чәршәмбе
Авыл хуҗалыгы үсешенә лаеклы өлеш керткәне һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Кызыл Шәрык-Агро”ның Үзәк Әлки филиалы җитәкчесе Рафаэль Имам улы Гыйльметдиновка  “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Районның шәхси хуҗалыкларыннан гыйнвар-февраль айларында 816 тонна сөт җыелган.
1 апрельдән “Әлки хәбәрләре” (“Алькеевские вести”) газетасына 6 айга язылу бәясе 90 сумга арта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International