ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Узган атнада ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 58 очрагын ачыклаган.

Транспорт белән исерек килеш идарә иткән 3 кеше тоткарланган. Аларның берсе – Иске Алпардан, икесе – Базарлы Матактан.

Авылларда гаилә фермалары төзүгә Татарстан хөкүмәте зур игътибар бирә. Бу эшкә алынучыларга акчалата ярдәм дә күрсәтелә. Шунысы әһәмиятле, әлеге матди ярдәм – субсидияне кире кайтарырга кирәкми.

Район хуҗалыклары бөртеккә үстерелгән кукуруз урагын төгәлләү алдында. Барысы 4,9 мең гектарда кукуруз суктырылды, 20 мең тоннадан артык бөртек алынды. Кукурузның гектардан уртача уңышы 41 центнер тәшкил итә.

 


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Пенсия фондының район идарәсендә хәзерге вакытта 353 шәхси эшмәкәр һәм крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы исәптә тора. Алар  барысы да мәҗбүри пенсия иминияте кертемнәрен вакытында түләп барырга тиешләр. Быелдан башлап иминият кертеменең күләме  эшмәкәрнең ел дәвамында күпме керем алуына бәйле булачак.
"Дәүләт тарафыннан сыер асраучыларга күрсәтелә торган акчалата ярдәмне алырга дип авыл җирлеге советына бардым. Ә анда миңа 2 мең сум акча урынына квитанция тапшырдылар: синең урамнарны яктырткан өчен түләмәгән бурычың күп җыелган, бу акчаны шуның өчен тотып калабыз, диләр. Дөрес эшлиләрме? Шунысын да әйтим: безнең урамда утның булганы да юк. Шулай икән, миннән нәрсә өчен түләтәләр соң?
                           Николай Амуков, Борискино авылы».
Районыбыз территориясендә Болгар дәүләте, аннан соңрак Казан ханлыгы чорына караган авыллар һәм анда яшәгән кавемнәрнең варислары калмаган. Хәер, яңа килеп урнашкан халык берничә авыл исемендә иске атамаларны кабатлаганнар.
Агропромышленность комплексы системасында күпъеллык намуслы хезмәте өчен “Кызыл Шәрык-Агро” ААҖнең “Көньяк Әлки” филиалы җитәкчесе Илнур Кадыйр улы Кәлимуллин Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Европа һәм дөнья чемпионы Андрей Агеев истәлегенә пауэрлифтинг буенча ачык чемпионатта безнең егетләр призлы урыннар яуладылар.
20 ноябрь балалар иҗат йортының актлар залында хезмәтне саклау һәм эш урыннарының хәвефсезлеге проблемалары буенча семинар-киңәшмә булды.
“КЭС-Баскет” баскетбол чемпионатының район турында Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең кызлар һәм малайлар командалары җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International