ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Нәфисә Закирова муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Карамалы авылында “Чиста су” программасы нигезендә су линияләре тулысынча яңартылды.
“Татмедиа” ААҖнең өч басмасына язылып, iPad планшеты яисә бүтән бүләкләр (цифрлы  Samsung, канцтоварлар җыелмасы) ота аласыз.
Пенсияләрне дәүләт белән уртакка финанслау программасында катнашу мөмкинлеге быелның 31 декабренә, ә яңа гына катнаша башлаучылар өчен беренче взнос кертү 2015 елның 31 гыйнварына чаклы озайтылды.
Үлем чыганагы булган наркотикларның яңадан-яңа төрләре барлыкка килә. Узган атнада Татарстанның наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү идарәсе республикада “спайс” катнашмаларының һәм  синтетик “маркаларның” яңа ишләре пәйда булу хакында хәбәр итте.

17
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә ике малай дөньяга килде.
Ел саен үткәрелә торган бөтенроссия балаларга хокук ярдәме көне 20 ноябрьдә безнең районда да узачак.
Бүген муниципаль район советының утыз бишенче утырышы булды. Аның эше белән район башлыгы, район советы рәисе Фердинат Дәүләтшин җитәкчелек итте. Утырышта район оешмалары, предприятиеләре җитәкчеләре, мәктәпләр, мәдәният йортлары директорлары катнашты.
24 ноябрьдә кино учреждениесе бинасында 2015 елга һәм 2016-2017 елларның планлаштырылган чорына бюджет проекты буенча халык тыңлаулары була.

15
ноябрь, 2014 ел
шимбә
Елның ун аенда әлкилеләр шәхси хуҗалыкларын үстерү өчен 503 кредит рәсмиләштергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International