Аязучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил тотрыксыз 2-7 м/с.
Төнлә һаваның минималь температурасы -15˚..-20˚, аязган вакытта -25˚ка кадәр, көндез максималь һава температурасы -10˚..15˚.
Юлларда бозлавык
28 гыйнварда Чуваш һәм Татар Борнае торак пунктларында район башлыгы Александр Никошин, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район прокуроры Руслан Гыйззәтов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Чуаш Борнае авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында " 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.
2019 елның 28 гыйнварында Иске Камка авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Шәһәр - фронт иде, блокада иде" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Хәтер сәгате балаларга Ленинград блокадасы, бу авыр көннәрдә шәһәрнең хезмәт көннәре һәм мәдәни тормышы турында искә төшерде.
“Театр – күңел көзгесе” смотр-конкурс кысаларында Иске Салман авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Салман һәм Иске Камка авыл мәдәният йортында, Югары Колчурино авыл җирлеге Иске Тахтала, Кошки авыл җирлеге Салман мәдәният йортында, Хузангай авыл җирлеге Садыйково авыл клубында, Чуаш Кичүе авыл җирлеге Яңа Камка авыл клубында, Юхмачы авыл җирлеге Иске Тумба мәдәният йортында отчет концерты булып узды.
26 гыйнвар көнне Юхмачы авыл мәдәният йортында һәм Югары Матак авыл клубында Татьяна көненә багышланган “Ә без күңелдә һәрвакыт студентлар” дип исемләнгән тематик чаралар узды. Чара катнашучыларга студент тормышының кабатланмас булуын тирәнрәк аңларга, белем бирү процессына карата кызыксыну уятырга ярдәм итте.
2019 елның 28 гыйнварында МБУК. “Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының С. М. Лисенков исемендәге туган як тарихын өйрәнү музее" Базарлы Матакның Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары белән берлектә Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган чара үткәрде.
Мәктәпнең Яшьармия хәрәкәтендә катнашучылар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы дәһшәтләре турында сөйләүче әдәби композиция белән чыгыш ясадылар., Ленинград блокадасының фаҗигале битләрен искә төшерделәр.
Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе Мамадыш районы Башкарма комитеты белән берлектә үз эченә традицион таудан чана шуу һәм креатив иҗади уеннар белән үрелеп барган "SUNNYФЕСТ" - күңелле кышкы фестиваль үткәрде
Начар метеорологик күренешләр: 2019 елның 29 гыйнварында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясенең кайбер районнарында томан көтелә.
Каргалы авылында яшәүче Сафин Галимҗан Әскәр улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.