ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Без барыбыз да кулланучылар булып торабыз-безнең һәркайсыбыз көн саен товар һәм хезмәт сатып ала, әмма сатучылар һәрвакытта да үзләрен намуслы тотмый һәм безгә хезмәт итәргә әзер. Күбебезгә кибетләрдә намуссыз хезмәт күрсәтү яки сыйфатсыз товарлар сатып алу белән очрашырга туры килде. Шуңа күрә үз хокукларыңны белү бик мөһим.

2018 елда Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләргә карата дәүләт кадастр бәясен актуальләштерү буенча эшләр башкарылды. Агымдагы елның 1 гыйнварында күчемсез милек реестрына яңартылган мәгълүматлар кертелде. Бәяләү "Дәүләт кадастр бәяләве турында" гы яңа закон нигезендә үткәрелде, ул күчемсез милек объектларын бәяләүнең яңа кагыйдәләрен билгеләде: әгәр элек моның белән бәйсез (шәхси) Бәяләүчеләр шөгыльләнсә, хәзер бурычлар «ТР Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенә йөкләнгән.

Бу хакта Премьер-министр урынбасары – авыл хуҗалыгы министры хәбәр итте.

 Республикада Кукмара, Балтач һәм Әтнә районнарының һәркайсында тәүлегенә 200 тоннадан артык сөт җитештерелә. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.


29
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

2019 ел башыннан " Востокзернопродукт» АҖ хуҗалыкларына К-744 маркалы знергиягә баетылган яңа  тракторлар кайта башлады.  «Көньяк Әлки» территориаль идарәсе, «Үзәк Әлки» территориаль идарәсе, «Көнбатыш Әлки»территориаль идарәсе хуҗалыкларында техника паркы яңартылды. Авыл хуҗалыгы техникасын кайтару дәвам итә.

Бүген Әлки районының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышы узды. 2018 елгы эшкә йомгак ясалды һәм 2019 елга бурычлар куелды. 2018 елгы чакырылыш нәтиҗәләре буенча авыл җирлекләре башлыклары бүләкләнде.

Аязучан болытлы һава.     

Явым-төшемсез.

Җил тотрыксыз 2-7 м/с.

Төнлә һаваның минималь температурасы -15˚..-20˚, аязган вакытта -25˚ка кадәр, көндез максималь һава температурасы -10˚..15˚.

Юлларда бозлавык

28 гыйнварда Чуваш һәм Татар Борнае торак пунктларында район башлыгы Александр Никошин, район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район прокуроры Руслан Гыйззәтов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Роберт Гадиев, район хезмәтләре җитәкчеләре катнашында Чуаш Борнае авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышы булды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2019 елның 1 гыйнварыннан “Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында «Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында " 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон белән Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме аена 11 280 сум тәшкил итә.

2019 елның 28 гыйнварында Иске Камка авыл мәдәният йорты һәм  китапханә хезмәткәрләре "Шәһәр - фронт иде, блокада иде" дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Хәтер сәгате балаларга Ленинград блокадасы, бу авыр көннәрдә шәһәрнең хезмәт көннәре һәм мәдәни тормышы турында искә төшерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International