Бүген Әлки муниципаль районының Яңа Чаллы авылында яшәүче Бәдретдинова Шакирә Ярулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә
Бүген район мәдәният йортында "Бердәм Россия" партиясе оешуга 17 ел тулуга багышланган бәйрәм чарасы узды.
Бүген район мәдәният йортында мәктәп укучылары арасында "Бердәм Россия" партиясе тарихын белүгә багышланган квест узды.
Начар метеорологик күренешләр:
2018 елның 6 декабрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан көтелә.
2018 елның 1 декабрендә Иске Камка авыл җирлеге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Алпар халкы алдында "Театр - күңел көзгесе" смотр конкурсы кысаларында чыгыш ясадылар. Концерт программасы шаян, дәртле биюләргә һәм җырларга бай булды. Тамашачылар һәр чыгышны җылы каршы алды.
2019 елның 28 февраленә кадәр ирекле декларацияләү программасы - капиталлар амнистиясенең икенче этабы эшли. Әлеге программа физик затлар тарафыннан чит ил күчемсез мөлкәтен, кыйммәтле кәгазьләрне, банк счетларын, чит ил компанияләрен, шул исәптән номиналь хуҗаларын ирекле декларацияләүгә юнәлдерелгән
2019 елның 1 гыйнварыннан «Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә һәм Россия Федерациясенең аерым закон чыгару актларына үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 27 ноябрендәге 335-ФЗ номерлы Федераль законның аерым нигезләмәләре үз көченә керә. Аларга ярашлы, махсус салым режимында торган һәм бердәм авыл хуҗалыгы салымы буенча отчет биргән салым түләүчеләр өстәмә бәягә салым түләүчеләр дип таныла.
Мәдәният хезмәткәрләре актив катнаша торган Инвалидлар декадасы дәвам итә. Инвалидлар, хезмәт ветераннары өйләрендә булдылар һәм аларга йорт яны территориясен кардан чистартуда кулдан килгәнчә ярдәм күрсәттеләр, аларга бүләк пакетлары өләштеләр һәм концерт номерлары күрсәтеп чәй эчерттеләр.
3 декабрь көнне Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәйкәл янында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган, "Билгесез солдат"исеме астында танылган батырларны, Ватанны саклаучыларны искә алдылар. Түбән Кәчи мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары тынычлык бүләк иткән солдатлар турында шигырьләр сөйләделәр. Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар
4 декабрь көнне Ташбилге һәм Югары Әлморза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Билгесез солдат көненә багышланган тематик чаралар үткәрделәр. Чарада балалар халкыбызның үлемсез батырлыгы, фашист илбасарларыннан илне геройларча саклау, сугыштан кайтмаган солдатлар турында белделәр. Балалар солдатларның батырлыгына һәм каһарманлыгына багышланган шигырьләр сөйләделәр, фронтовик бабаларының туганнарына адресланган хатларын укыдылар.