ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2018 ел
җомга

Яңа Баллыкүл авылында су башнясы ремонтланды, аның торбалары алыштырылды.

Район үзәк хастаханәсенең административ бинасында узган тантанада алты балага мәктәп портфельләре тапшырылды. 

“Ләйсән” йөзү бассейны яңа сезонга тулысынча диярлек әзер.

Һава торышы бозылу сәбәпле соңгы көннәрдә урып-җыю беразга тукталып торды

Иске Тахтала авылында төзелгән чиркәү 4 августта үзенең ишекләрен ачты. Храмны изгеләндерергә дип авылга Чистай һәм Түбән Кама епископы Пармен (Виктор Щипелев) һәм аның ярдәмчеләре килделәр. Чиркәү Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бирелгән акчага һәм Иске Тахтала халкы, иганәчеләр күрсәткән матди ярдәмгә таянып төзелде.

Иске Матак авылында 100 урынга исәпләнгән яңа клуб бинасы төзелеп бетте.

Район мәдәният йорты янына кыш айларында шугалак итеп файдалану өчен заводта җитештерелгән тартма куелды

Карга авылының юллары асфальтланмаган соңгы ике урамына да каты түшәмәле юл салыначак


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

  Алексеевск бистәсеннән килгән “Стройдорсервис” эшчеләре иске брусчатканы сүтеп, яңасын җәю өчен нигез әзерлиләр.

Узган ял көннәрендә уллары Оренбургтагы хәрби частьтә хезмәт иткән әти-әниләр шунда барып, егетләрнең хәрби ант кабул итү тантанасында катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International