Быелгы көз җылы булды. Ләкин шулай да кышкы матурлык сагындыра да башлады. Чын кышның кайчан киләчәге турында КФУның метереология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде.
Базарлы Матак урта мәктәбенең беренче сыйныф укучысы Азалия Сәлахова “Математика марафоны” республика олимпиадасы җиңүчесе булган.
Муниципаль берәмлекләр арасында республика чемпионатының зона этабында бадминтончыларыбыз уңышлы чыгыш ясады.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада өч кыз, бер малай дөньяга килгән.
Кызларның берсе – күрше Спас районыныкы. Безнең яңартылган бала тудыру бүлегенә бит хәзер күршеләребез дә бәбиләргә килә.
оңгы вакытта Татарстан мәктәпләрен таяк тыгып болгаткан кырмыска оясы белән чагыштыралар.
Бу татар телен укыту тирәсендәге киеренкелек белән бәйле. Әлеге проблема бөтен җәмәгатьчелекне “аякка бастырды”. Интернетта кайнар бәхәсләрнең тынып торганы юк. Татарстан Дәүләт Советының 26 октябрьдә башланган 33 нче утырышы әле һаман рәсми рәвештә ябылмады –депутатлар шактый кискен проблемага әверелгән тел мәсьәләсен карауга нокта куймады.
Телләр укыту җәһәтеннән туган киеренке вәзгыять районыбыз белем учакларын да читләтеп үтмәде.
Быел Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Әлки районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 29 тикшерү үткәрделәр.
“Әлки хәбәрләре” газетасына 3 мең кеше язылырга өлгергән.
2018 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу дәвам итә. Районда барысы 5947 данә газета-журналга язылганнар. Шуның 3 меңе – “Әлки хәбәрләре”. Моннан тыш, “Ватаным Татарстан” газетасына – 445 кеше, “Республика Татарстан”га – 356, ә “Татарстан” журналына – 69 кеше подписка рәсмиләштергән.
20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә.
Бу көнне балаларга, бигрәк тә ятимнәргә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм авыру сабыйларга, шулай ук тәрбиягә бала алырга теләге булган гаиләләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырыла. Әлеге чара балалар иҗат йортында була, сәгать 9 да башлана.
Район газетасы оештырган “Матур бакча” бәйгесендә җиңгән Халидә Гобәйдуллина планшетка ия булды.
11 ноябрьдә иртә сәгатьтән район хәрби комиссариаты тирәсе халык белән кайнап торды. Бу көнне Әлкинең 13 егете хәрби хезмәткә китте.