17 июньдә, шимбә көнне, Базарлы Матактагы православныйлар зиратында өмә үткәрелә.
Район үзәгендә яшәүчеләр зиратны җыештыру эшендә катнашырга чакырыла. Өмә сәгать 9 да башлана.
Бәйрәм кичендә хәйрия акциясе дә үткәрелде. Паркта балалар кулы белән ясалган төрле эшләнмәләрне сату буенча аукцион оештырылды. Озын өстәлләрдә ниләр генә юк – хуҗалык, өй кирәк-яраклары, картиналар, төрле материаллардан эшләнгән чәчәкләр.
Кичен инде район үзәгенең Имәнлек урамындагы Ана даны паркы халыкны бәйрәмгә каршы алды. Монда олылар, яшьләр бик күп иде. Район мәдәният йорты оештырган, нигездә патриотик рухтагы җырлардан торган концертны халык кызыксынып карады. Аннан район башлыгы Александр Никошин сүз алды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия көне уңаеннан котлавын халыкка җиткерде.
Россия көне паспорт алу яшенә җиткән малайлар-кызлар өчен аеруча истәлекле булды. Ана даны паркындагы бәйрәм тантанасында 14 яшьләре тулган 18 малай һәм кыз тормышларындагы беренче төп документны кулларына алдылар. Россия паспортларын һәм истәлекле бүләкләрне аларга район башлыгы Александр Никошин һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев тапшырдылар. Шушы олы бәйрәмдә тантаналы төстә Россия гражданы документларын алган яшьләргә киләчәкләренең матур, якты һәм уңышлы, ә үзләренең Ватанның чын патриотлары булуларын теләделәр.
Кулларына яңа паспортларын тоткан малайлар-кызларның дулкынланулары, шатлыклары йөзләренә чыккан. Татар Мулла авылыннан Гамил Гыйматдинов куанычын безнең белән дә уртаклашты.
–Мин кечкенәдән үк паспорт алу турында хыялландым. Бик тә паспортлы буласым килә иде. Менә ул көн җитте – инде төп документым бар. Россия гражданы булу – зур горурлык ул. Әти-әнием мине гел эш яратырга, тәртипле булырга, яхшы укырга өндиләр. Аларның өметен акларга тырышырмын,–ди Гамил.
Базарлы Матактан Айсылу Яруллинаның әнисе Фәридә Госмановна да:
–Кызыбызның үсеп җитеп, паспорт алуына бик сөендек,–ди. –Паспортларны балаларга тантаналы төстә районыбыз башлыгы Александр Никошинның тапшыруы да дулкынландыргыч булды. Бу чараның шушы зур бәйрәмдә – Россия көнендә оештырылуы да бик әйбәт. Ул гомергә балаларның хәтеренә уелып калыр. Кызыбыз Айсылу бик тырыш, мәктәптә дә актив, бик яхшы билгеләргә генә укый. Ел да “Йолдызлык” фестивалендә, спорт ярышларында катнаша. Балалар барысы да исән-имин үссеннәр, бәхетле булсыннар!
Базарлы Матактагы Геройлар паркы һәм Ана даны паркы күпләрнең яраткан ял итү урыннарына әйләнеп бара. Биредә балаларга уйнау, спорт белән шөгыльләнү өчен дә күп шартлар тудырылган. Төрле җиһазлардан торган спорт-уен мәйданчыклары, матур утыргычлар, күзне иркәләүче яшеллек.Ә инде 12 июньдә парклар чын-чынлап гөрләп торды.
Рамазан аеның икенче яртысы бара.
Ул җәйге озын көннәргә туры килсә дә, авырсынмыйча ураза тотучы райондашларыбыз байтак. Мәчетләрдә тәравих намазлары укыла. Авылларда ифтар ашлары да үткәрелеп тора. Соңгы көннәрдә Карга, Түбән Әлки, Ташбилге, Иске Салман авылларында шундый авыз ачтыру мәҗлесләре булып үтте.
Россия Федерациясе вице-премьеры Ольга Голодец белдерүенчә, 35 яшькә кадәр икенче баласын тапкан яшь аналар гаилә капиталы гына түгел, ә 250 мең сум күләмендә өстәп түләү дә алачак.
12 июнь – Россия көне районыбызда зур колач белән узды. Район үзәгенең ике паркында көне буе диярлек бәйрәм рухы хөкем сөрде.
12 июнь – Россия көне районыбызда зур колач белән узды. Район үзәгенең ике паркында көне буе диярлек бәйрәм рухы хөкем сөрде.
Бу көннәрдә район Сабан туе үтәсе җирдә бәйрәмгә зур әзерлек эшләре бара.