ЯҢАЛЫКЛАР


10
июнь, 2017 ел
шимбә

Түбән Әлморзада яшәүче Марат Вафинны язмыш дигәнең кечкенәдән сынауларга дучар иткән. 

Егеттә балалар церебраль параличе. Бу аяусыз авыру Маратның тормышын катлауландыра, аның дөньясы хәрәкәтләнә алырлык даирә белән чикләнгән.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тиешле документларны туплап бетергәннәр генә әле. Субсидия билгеләүнең шартлары мондый: чебеш һәм бәбкәләр 1 гыйнвардан 30 майга чаклы сатып алынган һәм алар бер айлыктан зур булмаска тиеш. Субсидияне кош “балаларын” күп итеп, 50-100 баш алганнарга гына бирәчәкләр. Каз, күркә бәбкәләренең һәр башы өчен 100 әр сум, үрдәк бәбкәсенә 80 сум, чебешкә 30 сум акча кайтарып алырга була

Казандагы “Картлык-шатлык” иҗтимагый оешмасы һәм Казан Епархиясенең яшьләр бүлеге өлкәннәр һәм инвалидлар интернатына хәйрия ярдәме күрсәтеп торалар.

Югары Әлморза авылы мәдәният йорты яңара – анда бүген капиталь ремонт эшләре бара.


9
июнь, 2017 ел
җомга

27-28 июньдә районда “Әйлән-бәйлән” республика  фестивале булачак.

Яңа Салмандагы “Каенкай” балалар сыендыру йортында тәрбияләнүче малайлар-кызлар музыка мәктәбендә кунакта булган.

Ел буе инә белән кое казып, белем җыя-җыя арып-талчыгып беткән малайлар һәм кызлар өчен күңелле вакытлар килеп җитте. 

Каникуллар! Бер мәшәкатьсез уен-көлкеле җәй! Тик олылар гына аптырашта: өч ай буена бу балаларны ничек кенә карап бетерергә дә, нәрсә белән мавыктырырга. Әле бит шунысы да бар, җәйге каникулларда укый-укый йончыган балаларның сәламәтлеген ныгытуны да кайгыртасы килә.

Май азагында “Укучының мәдәни көндәлеге” республика бәйгесенә йомгак ясалды. 

Базарлы Матак урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы Илсаф Сәлахов, Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 2 нче сыйныф укучысы Илназ Зыятдинов, Хузангай урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучысы Марина Романова, Юхмачы урта мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Вероника Букарцева – “Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге” номинациясендә, Базарлы Матакта яшәүче Миләүшә Җәләлова “Иң мәдәни әти-әни” номинациясендә җиңүче булдылар.

8 июньдә районның социаль хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

5 июньдә Чуаш Кичүе авылында яңа даруханә халыкка хезмәт күрсәтә башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International