Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә йөзү, көрәш һәм футбол белән шөгыльләнүчеләр “Яшь имәннәр” лагерында палаткалар корып ял иттеләр. Үткән атнада алар (барысы 19 бала) Болгар шәһәрендә экскурсиядә булып кайттылар.
Мини-футбол буенча район беренчелегенә ярышларның II туры үткән атнада башланып китте.
Медицина хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Әгәр мөмкин булса, бу көнне һәр табибны, һәр шәфкать туташын алар дәвалаган, гомер бүләк иткән, яшәүгә өмет уяткан йөзләгән кеше шәхси килеп котлар һәм рәхмәт әйтер иде. Чөнки аларга ярдәм сорап бер генә тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән кем бар икән арабызда!
Әледән-әле килеп явып киткән яңгырлар терлек азыгы хәзерләүчеләр эшендә комачаулык тудырса да, хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне чабып сенаж салу дәвам итә. Үзәк Әлки филиалының “Карга” отрядына барып, без механизаторларның ничек эшләгәнен карап кайттык.
Оренбургта Әлки районы шефлык итә торган хәрби часть барлыгы күпләргә мәгълүмдер.
Һәр чакырылыш саен шушы частька бездән берничә егет хезмәткә китә. Алар арасында Ташбилге авылыннан Илнур Нурлыхаков та бар.
Район башкарма комитетының хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара комиссиясе утырышында
җәйге чорда үсмерләр арасында законга каршы килүче гамәлләрне булдырмас өчен ниләр эшләнүе турында сөйләштеләр. Комиссия утырышын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов алып барды.
Һөнәри бәйрәмебез Матбугат көне уңаеннан үзебезгә бүләк ясадык әле.
Коллективыбыз белән Свияжск утрау-шәһәрчегенә сәяхәт кылдык.
25 кешедән торган район делегациясе Казандагы Теннис академиясе бинасында үткән ифтар ашында булып кайтты.
Районда республика хәрби комиссариаты вәкилләре булып китте һәм алар контрактлы хәрби хезмәткә барырга теләгән яшьләр белән очраштылар.
Республика янгынга каршы Чистай отрядының Юхмачыдагы аерым посты хезмәткәрләре Юхмачы мәктәбе каршында ачылган лагерьда ял итүче балалар өчен ачык ишекләр көне үткәрделәр.