ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2017 ел
җомга

Карга төзек, матур авыл булуы белән генә түгел, күркәм традицияләре һәм гамьле эш-гамәлләре белән дә сокландыра. Каргалылар игелекле якташларының ярдәмен һәрчак тоеп яшиләр. Әле менә шушы арада туганнан-туган  Рөстәм һәм Альберт Вәлиевләр авылда бер-бер артлы ифтар ашлары үткәрделәр. 

Чуаш халкының милли бәйрәме “Уяв” быел Хузангайда  тагын да зуррак колач белән үтте. 

Оештыручылар “Уяв” һәм “Акатуй” бәйрәмнәрен берләштереп алып бардылар.


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Муниципаль район советының 2 июньдә узган чираттагы утырышында 

район тормышы өчен мөһим булган төрле мәсьәләләр каралды. Аны район советы рәисе Александр Никошин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Дәүләт Советының җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү бүлеге мөдире урынбасары Ришат Хафизов  катнашты.

2 июнь кичендә район үзәгендәге Геройлар паркында “Без наркотикларсыз тормыш яклы” дигән чара үткәрелде.

Үткән атнада район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 94 очрагын ачыклаган.

Шул исәптән исерек килеш руль артына утырган бер йөртүче тоткарланган.

Минем дәү әнием Наилә Алимова 1941 елның октябрендә гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килгән.

Бүген бик күп яшьләребез спортка тартылалар һәм әйбәт кенә уңышларга ирешәләр. 

Моның өчен районыбызда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Спорт бит  яшь организмны ныгыта, көчле рух булдыра, яшьләргә тормышта туган төрле авырлык-ларны җиңеп чыгарга ярдәм итә. 

 

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә Хәйруллин Хәйрия фонды районыбыздан бер төркем сабыйлар өчен Казанда бәйрәм оештырды.

Районның финанс-икътисадый үсешенә өлеш кертүе һәм  күпьеллык намуслы хезмәте өчен “Әлки  районы финанс-бюджет палатасы” муниципаль казна учреждениесе рәисе ГАБИДУЛЛИН Илгиз Ислам улына “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде.

Узган шимбәдә Сихтермә-Хузангай авылында булган “Уяв” чуаш милли бәйрәмендә “Чуаш гүзәле” бәйгесе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International