ЯҢАЛЫКЛАР


7
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

“Әти-әниеңне, якыныңны матбугатка яздыр!” акциясе быел да дәвам итә.

Халкыбызның көтеп алган милли бәйрәме Сабан туе  1 июльдә була. 

Аңа әзерлек эшләре башланды инде. Сабан туе “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере базасында узачак. Милли бәйрәмебез быел да күп халык катнашында, кызыклы һәм бай программа белән үтәр.

 

12 июнь – Россия көнендә районыбызда  күп төрле бәйрәм чаралары үткәрү күздә тотыла.

Балаларны музыка серләренә, уен коралларында уйнарга, һөнәри дәрәҗәдә җырларга өйрәтүче осталар 

– район музыка мәктәбе коллективы мәдәният йортында концерт куйды. Һәм шуның белән сәнгать сөючеләргә олы бүләк ясады.

 

Елның елында язгы-җәйге чорда күршеләренең бал кортлары  чагуга зар белдереп мөрәҗәгать итүчеләр арта.

 Былтыр гына да ветеринария инспекциясенә авыл халкыннан шундый җиде шикаять керде. 

Дөньяның әле теге, әле бу почмагында булып торган террорлык актлары турындагы хәбәрләр тетрәндерә һәм хафаландыра. 

Әле узган атнада Бөекбританиядә террорчылар тарафыннан җиде кешенең гомере өзелде, бик күпләр яраланды.  Бу хәлләр беркемне дә битараф калдыра алмый.  Халыкның иминлеген тәэмин итү – бүген иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Террорлыкка каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында да әнә шул хакта сүз барды.


1
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Түбән Әлки урта мәктәбенең  юл хәрәкәте яшь инспекторлары   “Хәвефсез тәгәрмәч-2017” республика бәйгесендә иң яхшы ун команда арасына керде.

Юхмачы урта мәктәбенең  өлкән сыйныфлар командасы “Инициатива – 2017” республика фестивалендә икенче урынны алган.

Чыгарылыш сыйныфлары укучылары өчен иң җаваплы чор – дәүләт имтиханнары бара.

Район гражданлык халәте актларын теркәү бүлегендә май аенда дөньяга килгән 8 бала исәпкә алынган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International