Өстәмә белем оешмаларында һәм физкультура-спорт берләшмәләрендә шөгыльләнүче укучылар арасында чаңгыда узышу буенча Бөтенроссия Ачык спартакиадасының республика этабы 25-26 февральдә Түбән Кама районында үткәрелде. Анда район данын Иске Матак урта мәктәбе укучылары яклады. Аларның тренерлары Михаил Леонтьев һәм Николай Ирдинкин. Спартакиадада балалар иҗат йортында шөгыльләнүче Вячеслав Юманов призлы урын яулады. Ә гомумкоманда зачетында Әлки районы командасы бишенче булды.
Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 11 сыйныф укучысы Рәзилә Билалова “Үз тамырларыңны хәтерләп яшәргә” республика конференциясендә катнашып өченче урынны алды.
Базарлы Матактагы “Каенкай” балалар бакчасы тәрбиячесе Елена Соловьева “Ел тәрбиячесе” исеменә лаек булды.
Элегрәк елларда кышкы бураннарда Кошки якларына өчәр көн, хәтта берәр атна юл ачып булмас иде.
Районыбыз хуҗалык итүнең кече формаларын гамәлгә ашыру буенча республикада сигезенче урынга күтәрелгән.
Татарча көрәш буенча Габишевода үткән республика турнирында Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Илназ Хәмидуллин үз үлчәү категориясендә беренче урын алды.
Ул шуның өстенә ярышларның иң оста көрәшчесе дип табылды һәм планшет белән бүләкләнде.
Ташбилге авыл җирлеге белән хәзер яңа башлык – Рәмзил Әхмәдиев җитәкчелек итә.
Биләмәләрендә 1147 кеше яшәгән Чуаш Кичүе авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышын бер үк көнне ике авылда үткәрделәр.
Базарлы Матакта Шәүкәт мәчете янәшәсендә төзелүче мәдрәсә инде өлгерү алдында. Әмма төзелеш эшләрен тулысынча төгәлләү өчен ярдәм кирәк әле.
Штанга күтәрү буенча район бәйгесендә төрле яшьтәге ирләр дә, хатын-кызлар да – дүрт дистәгә якын кеше көч сынашты.