ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Быел Базарлы Матакта Актай елгасы яр буенда республиканың парклар һәм су саклагыч зоналар программасы нигезендә төрле төзелеш эшләре башкарылачак.

Үткән җомгада район үзәгендәге өч паркта да сугышчы-интернационалистларны искә алу көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар узды.

Суд приставлары  Федераль хезмәтенең район бүлеге узган ел төрле салымнар буенча 1 миллион 447 мең сум бурычны түләткән.

25 февральдә өченче чакырылыш муниципаль район советының уникенче утырышы була.


20
февраль, 2017 ел
дүшәмбе

 Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай дөньяга килгән.

Ул гаиләдә икенче бала.

16-18 февральдә билбаулы көрәш буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Бөтенроссия турнирында безнекеләр дә үзләрен күрсәтә белделәр: Иске Тахталадан Ксения Хәйруллина 58 кг га кадәрге үлчәү категориясендә беренче урынга лаек булды.

Быел мәгариф өлкәсендә эшләүче профсоюз әгъзаларына яңа төр хезмәтләр күрсәтелә башлый.

Район “Энергосбыт” клиентлары арасында “Шәхси кабинет” сервисыннан файдаланучылар арта бара.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре узган атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 88 очрагын ачыклаганнар.

17-19 февральдә Биектауда 2001-2002 нче елларда туган үсмерләрнең милли көрәш буенча республика беренчелеге үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International