29 октябрь – шимбә кичендә район мәдәният йортында әнә шундый исем астында тематик кичә үткәрелде.
Бу көздә район мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы башка районнарда да концертлар куеп йөри.
Карантин белән бәйле бер айлык тәнәфестән соң, узган атнаның шимбәсендә районыбыз вәкилләре Казанның Дәрвишләр бистәсендә ярминкә үткәрүдә катнашты.
Әлки районы мәдәният йортында бүген кич “Мәхәббәтсез яшәп булмый” дигән кичә үткәрелә.
Дуңгызларның африка чумасы буенча билгеләнгән чикләү чаралары (карантин) 21 октябрьдән туктатылды.
“Строитель и К” оешмасы Базарлы Матакның Филлипов урамында ятимнәр өчен биш йортны төзеп бетереп килә (хәзерлек 70-90 процент).
Хезмәт закончалыгын бозу очраклары хакында хәзер “Халык контреле”нә җиткерергә була.
Район мәдәният бүлеге Әфганстанда, Чечняда һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән әлкилеләр хакында китап әзерли.
Бүген төш алдыннан район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлеге вестибюле гөж килеп торды. Биредә берьюлы өч бәбине өйләренә озаттылар.
Районда 14 гаиләнең өйләренә янгын турында хәбәр бирү җайланмалары куелды.