ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2016 ел
шимбә

6 октябрьдә Базарлы Матактагы үзәк ял паркында “Казан өчен тавыш бирәбез” дигән акция үткәрелә.

–Президент белән очрашуга барасыбызны белгәч, бик дулкынландык. Ә инде Казан Кремленең зиннәтле кабул итү залына аяк баскач, күңелләрне бөтенләй хисләр өермәсе биләп алды. Менә залга хәләл җефете Гөлсинә ханым белән Президент килеп керде. Илбашының үзен бик гади тотуы, ягымлылыгы, ихласлыгы залдагы киеренкелекне бетерде дә куйды, дустанә, рәхәт мохит урнашты.

“Язылу декадасы” вакытында “Әлки хәбәрләре”нә арзанрак бәядән язылырга мөмкин булачак.

“Бөтен авыллар урамнарын асфальтлыйлар, район үзәгендә дә урамнарга асфальт я таш салалар. Ә безнең Юбилей урамын оныталар ахры. Район үзәгендә  төзек матур хастаханә биналары янында бар халык узып йөри торган урам ул. Бөтен озынлыгы 100 метр, иңе 4 метр. Яз-көз урамыбыздан йөрер хәл юк, күршегә кереп булмый, пычрак. Шуңа  таш булса да салсалар ярар иде. Урамнарның матурлыгы турында язалар. Безнең урам кайчан матур булыр икән?”

Нурлат районының урман эчендә урнашкан кечкенә генә Сосновка авылындагы бер шәхси хуҗалыкта үлгән дуңгызда африка чумасы табылган. Ягъни, терлек шушы куркыныч авырудан үлгән. Шулай итеп, Кама аръягындагы 7 район, шул исәптән без дә куркыныч янаучы зонага кергәнбез.


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Узган шимбәдә районыбыз мәктәпләре “Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрүдә катнашты.

24 сентябрьдә Болгарда узган республика көрәш төрләре фестивалендә безнең егетләр бик уңышлы чыгыш ясады.


27
сентябрь, 2016 ел
сишәмбе

Бу хакта Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко белдергән.

1 октябрьдән Россиядә автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) полисларын яңа бланкларда рәсмиләштерәчәкләр.

Карга мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Галиуллина “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте үткәргән акциядә бүләк отты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International