ЯҢАЛЫКЛАР


3
август, 2016 ел
чәршәмбе

Ел башыннан районда 72 кешегә карата  ЮХИДИ салган штрафларны түләмәгән өчен административ эш башлаганнар


2
август, 2016 ел
сишәмбе

Район үзәк хастаханәсенең поликлиника бүлеге, шактый озак вакыт ремонтланганнан соң, бу арада пациентларын кабул итә башлаячак.

Узган атнада Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары 609 килограмм макулатура җыеп тапшырдылар.

Авыл клублары һәм мәдәният йортлары төрле кызыклы чаралар үткәреп, халыкның ял сәгатьләрен төрлеләндерергә тырышалар.

Август башына район игенчеләре бөртеклеләрнең ярты уңышын җыеп алырга өлгерделәр. Уртача уңыш һәр гектардан 31,8 центнер тәшкил итә. Соңгы алты елда күрелмәгән югары уңыш бу.


1
август, 2016 ел
дүшәмбе

28 июльдә Кукмара районында машина белән сыер савучылар конкурсы үткәрелде. Анда Чуаш Кичүе мега-фермасының алдынгы савымчысы, Түбән Әлки уңганы Рана Сафина катнашты.

Берничә ел элек Иске Салман мәктәбен оптиальләштереп, анда башлангыч сыйныфларны гына калдырырга, башкаларын исә Салман мәктәбенә күчерергә дигән тәкъдим күтәрелгән иде.  Әмма бу авыл балалары бәхетенәдер, мәктәп сакланып калды. Алай гына да түгел, быел республика программасы нигезендә аның бинасына капиталь ремонт ясала.

Район башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге мәгариф идарәсе белән берлектә гаиләләренә тәрбиягә бала алучы әти-әниләр, мәктәп директорларының тәрбия эше буенча урынбасарлары өчен дәрес-семинар үткәрелде.

Болгар Ислам академиясен төзүгә һәм Казан Изге Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга республика халкы бердәм алынды: бу эшләрне алып баруга бик күпләр үзләреннән акчалата өлеш кертә.

Күп балалы, аз керемле гаиләләрдә үсүче кызлар һәм малайларны “Яшь имәннәр” лагерендә ял иттерү өчен юлламалар сатып алуда бу гаиләләргә район оешмалары, эшмәкәрләр ярдәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International