Районда маллар өчен азык хәзерләүгә керештеләр.
Татарстанда уртача хезмәт хакы 8,4% ка арткан.
Район башкарма комитеты тәкъдиме белән һәм эшмәкәрләргә киңәш-ярдәм итү йөзеннән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылган иде. Аңа кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерешүче республика оешмалары вәкилләре чакырылды.
Мәктәп кыңгыравы быел тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы 243 укучы һәм унберенче сыйныфны тәмамлаучы 70 укучы өчен соңгы мәртәбә шылтырады.
Түбән Әлки урта мәктәбенең тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге (ОБЖ) укытучысы Рәфәс Билалов республикада әлеге фәнне иң яхшы белүче дип танылды.
Билбаулы көрәш буенча Нурлатта үткән республика турнирында яшь көрәшчеләребез призлы урыннар яуладылар.
19-20 майда район мәктәпләренең өлкән сыйныфларында, Базарлы Матак һөнәр училищесында укучы егетләр өчен хәрби өйрәнүләр (кыр җыеннары) үткәрелде.
Башлангыч сыйныфлар укучылары арасында үткәрелгән “Укучының мәдәни көндәлеге” проектына йомгак ясалды.
Бүген 22 майда “Бердәм Россия” партиясенең бердәм праймериз көнендә районыбызда тугыз урында хисап участоклары эшли башлады. Базарлы Матакта ике урында –– Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә һәм “Колос” кинотеатры бинасында, Иске Алпар, Чуаш Кичүе, Юхмачы, Ташбилге, Салман, Чуаш Борнае, Түбән Әлки авылларында тавыш бирергә мөмкин.
…Сәгатькә карасаң, инде шактый соң, әмма җәйге вакытка күчеп “эшли” башлаган кояш әле соңгы нурларын сүндермәгән, кич булса да, якты урамның каршы ягындагы бушлыкта балалар чыр-чу килә, ә олыраклары, үсмерлек чорына басканнары, үзләренчә киенеп-ясанып авыл үзәгенә юл тота – “клубка” чыгулары.