ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2016 ел
җомга

Татарстан мәктәпләрендә ата-аналар БДИны кичектерүне сорап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тапшырырга әзерләнгән мөрәҗәгатьне хуплаучылардан тавыш җыя башлаган, дип хәбәр итә rbc.ru.

Соңгы тапкыр дәресләргә чакырып кыңгырау чылтырарга да берничә генә көн калды. Уку елы тәмам. Тугыз ай буе тырышып белем коесы казыган мәктәп укучылары ялларга таралачак. Шундый озын каникулларны алар ничек үткәрер? Районда балалар ялын ни рәвешле оештырырга җыеналар соң?


19
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Базарлы Матак урта мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназия җитәкчеләре Луиза Абдрахманова һәм Фәридә Яруллина “Иң яхшы мәктәп директоры” Бөтенроссия бәйгесенең региональ этабында җиңү яуладылар.

Район урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бу язда 50 гектарда  яшь агач үсентеләр утырттылар.

Инде күп кенә хуҗабикәләрнең теплицаларында кыярлар чәчәк атты, кечкенә кыярлар да күренә башлады. Ә ничек итеп мул уңыш алырга соң?

Районыбыз хуҗалыкларында  бөртекле сабан культуралары 19 мең 100 гектарда, бөртек өчен кукуруз 9900 гектарда  һәм көнбагыш 13 мең гектарда чәчелде.  Шулай итеп игенчеләребез, яңгырлар явып торуга карамастан, сабан культуралары чәчүне бик вакытында төгәлләделәр.


17
май, 2016 ел
сишәмбе

Абдул Салман авылыннан Бөек Ватан сугышына 51 ир-егет киткән. Шуларның бары 20 се генә туган ягына әйләнеп кайта алган. Бүген инде аларның берсе дә исән түгел. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан 20 генә йортлы Абдул Салманда ил азатлыгын яклап сугышкан авылдашлары хөрмәтенә обелиск ачылды. Әлеге тантанага авылның бөтен Татарстанга сибелеп яшәүче якташлары җыелды.

Югары Колчурино авыл мәдәният йортында җәй башланыр алдыннан эчке бизәү эшләренә керешкәннәр.

Карга халкы бу көннәрдә авылларында 150 ләп төп агач, күп итеп чәчәкләр утырткан.

Узган шимбәдә – урман утырту көнендә  районыбыз авылларында  2 мең төп агач утыртылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International