Үргәгар авылы егете, хәзер Казанда яшәүче Илдар Сибгатуллин Юхмачы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына савыт-саба (тәлинкәләр, чәшкәләр) бүләк итеп алып кайткан.
Кошки авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты инде төзелеп бетү алдында.
Бүген республикада яшәүче һәр 43 кешенең берсе рак белән авырый.
Казан ягыннан килүче "Лада Калина" автомобиле юеш асфальтта куркынычсыз тизлекне арттырып җибәрә һәм каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, Оренбург ягыннан килүче "Рено" йөк машинасына бәрелә. "Лада-Калина" белән 37 яшьлек ир-ат – Казан кешесе идарә итүе әйтелә.
Иске Салман авыл җирлеге дүрт торак пунктны берләштерә. Менә шул авылларда яшәүчеләр алдында җирлек башлыгы Илалетдин Җәләлетдинов узган елгы эшчәнлеккә хисап тотты, быел башкарыласы эшләрне бәян итте. Авыл җирлеге советының әлеге киңәйтелгән утырышында район башлыгы Александр Никошин, “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте генераль директоры Владимир Панков катнаштылар.
Авыл җирлекләрендәге эш 15 категория буенча билгеләнә.
Лениногорск районында янгында биш баланың һәлак булуы турындагы хәбәр күпләрне тетрәндерде.
30-31 гыйнварда “Алинә” универсаль спорт залында республиканың иң шәп яшь көрәшчеләре бил алышты. Биредә “Кызыл Шәрык-Агро” берләшмәсе һәм Хәйруллин Хәйрия фонды призларына 11-13 яшьлек малайлар һәм кызлар билбау көрәше буенча көч сынашты. Ярышта катнашучы яшь көрәшчеләргә район башлыгы Александр Никошин һәм билбау көрәше буенча Татарстан федерациясенең башкаручы директоры Хәбир Хәбибуллин фатыйхаларын бирделәр.
Каргада яшьләр гаилә корып төпләнеп калу җаен карый. Күп авылларда инде песионерлар шунда яшәүче халыкның яртысын диярлек тәшкил итә. Ә Каргада хәл үзгә – 456 кешенең бары 116 сы гына пенсия яшендә.
Галимнәр яман чирнең беренче билгеләрен ачыклау, шуның нәтиҗәсендә авыру белән иртәрәк көрәш башлау буенча эзләнүләрдән тукталмый. Америка галимнәре, кеше онкологик авыруны иртә стадиядә үзе дә билгели ала, дигән фикерне алга сөрә.