ЯҢАЛЫКЛАР


28
сентябрь, 2015 ел
дүшәмбе
3 октябрьдә район үзәгендә Өлкәннәр көненә багышлап зур ярминкә үткәреләчәк.

“Балаларны машинада махсус креслосыз йөртәргә ярамаганны беләбез. Ә менә ул кресло нинди булырга тиеш? Танышларыбызның берсе машинасында бала астына куела торган җайланма гына йөртә, адаптер ул, ди. Икенчесе кресло куйган… Бу мәсьәләдә нинди таләпләрне истә тотарга соң? Ничә яшьлек баланы креслосыз да йөртәргә була?

 

Базарлы Матакның Актай урамында яшибез без. Элек биредә район җитәкчеләренең берсе гомер итә иде, шул елларда урамыбызга яхшы юл төзеп, асфальт җәйделәр. Әмма, еллар үтеп, юл җимерелде, тик төзәтүче күренми. Аптырыйбыз инде, әллә соң урамыбызда хәзерге вакытта гади халык кына калганга шулай микән, дибез. Ә бит без дә авыл, район үсешенә яшь яакта үз өлешебезне керттек – мин дә, Фаик абый, Фатыйма апа һәм башкалар да совхозда эшләдек. Хезмәтебез җиңелдән түгел иде бит.

Соравым шу: безнең урам юлын кайчан төзәтерләр икән? Юкса, мәктәп балалары да, картлар да бик азапланып үтә урамыбызны.

Николай Красильников, пенсионер.


26
сентябрь, 2015 ел
шимбә
Корбан гаетендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев Базарлы Матак мәчетләренлә намаз укыган мөселманнарны корбан ашына чакырды.
“Алексеевскдорстрой” җәмгыяте эшчеләре Урта Биктимер янында 3 километр озынлыктагы юлны ремонтлыйлар.
Дарулар белән бушлай тәэмин ителүгә хокуклары булган кешеләр (нигездә алар I-III төркем инвалидлар) бүген-иртәгә үзләре өчен мөһим булган карарга килергә тиешләр: алдагы елда дарулар алыргамы әллә алар өчен бирелә торган акчаны сайларгамы. 1 октябрьдән соң алар инде карарларын үзгәртә алмаячак.
Кичә, Корбан бәйрәме иртәсендә, районыбызның барлык 29 мәчетендә гает намазлары укылды.

23
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
21 сентябрьдә Базарлы Матак авыл җирлеге советына яңа сайланган депутатлар беренче утырышларын үткәрде.
1 октябрьгә кадәр узган 2014 ел өчен милек, җир һәм транспорт хуҗалары салым түләп өлгерергә тиеш.
10-19 сентябрьдә район буенча шәхси сектордан 230166 килограмм сөт җыеп тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International