Май ахырыннан бирле республикада 60 кеше суга батып үлгән. Алар арасында балалар да бар. Узган елның шушы чорында шундый 25 фаҗигале очрак теркәлгән булган.
Ни аяныч, районыбызда да су корбаннары бар инде. 21 июнь кичендә Түбән Колчурино авылы янында яңа төзелгән буада 28 яшьлек егетнең гомере өзелде.
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Илдар Әхмәров физик культура һәм спорт өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының “Физик культура һәм спорт отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.