ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Иске һәм Яңа Алпар авыллары уртасында модульле  фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ике авылдан  бик күп халык җыелган әлеге тантанада район җитәкчесе Александр Никошин, республика сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов та катнаштылар. 
Печән өсте - гомер-гомергә авылда иң кызу эш вакыты булды. Бар халык - яше дә, карты да чалгы, тырма тотып болында була иде.
Быел Юхмачы участок хастаханәсе зур яңарыш кичерде – "Төзелеш" җәмгыяте биредә капитал ремонт эшләрен төгәлләде.
Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга быел буаз тана сатып алуга тотылган чыгымнарның  бер өлеше субсидия рәвешендә кире кайтарыла.
Июнь аенда туган балалар хисабына район халкы 11 кешегә арткан.
Халыкара наркотикларга каршы көрәш көнендә Балалар иҗат йортында "Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!" акциясе үткәрелде. Бу "Наркотикларсыз тормыш" айлыгын йомгаклау чарасы да булды.
Бразилиядән килгән делегация Карга һәм Чуаш Кичүе мегафермалары эшен зур кызыксыну белән карап йөрде.
Җәй мал-туар өчен мул ризыклы чор, әмма аларны бөҗәкләр тешләп интектерә.

1
июль, 2015 ел
чәршәмбе
…Корбан гаетенә Татар Мулла авылы мәчетенә җыелган ир-атлар (алар арасында читтән кайтучылар да күп иде) быелдан да соңга калмыйча зират тирәсен тотарга иде, дигән сүзне әйттеләр. Халыктан акча җыюны авылда яшәүче Гыйматдинов Фәриткә йөклиләр. Шунда ук кайберәүләр үзләреннән өлеш кертеп, акча бирәләр. Көзге туңнарда зиратны чистарту буенча өмәләр дә үткәрелә. Кыскасы, эш башланып китә.

Каргада инде традициягә кереп баручы "Авыл бәйрәме"нә ерак араларны якын итеп якташларыбыз, кардәшләребез кайткан иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International