ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2015 ел
җомга
 
"Йолдызлык" балалар иҗаты фестивале гала-концертын ел саен карарга тырышам. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Һәрвакыттагыча, Балалар иҗаты йортының бәйрәмчә бизәлгән залында буш урыннар юк иде: әти-әниләр өчен балаларының сәхнәдән чыгыш ясавы иң зур бүләк бит.

4
июнь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Районыбыз хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү башланды.
Арча педагогика көллияте үткәргән “Китап – белем чишмәсе” республика бәйгесендә катнашып, Үргәгар башлангыч мәктәбе укытучысы Гөлшат Хәйретдинова “Әлифба бәйрәме” номинациясендә беренче урынны алды.
13 июньдә “Яшь имәннәр” савыктыру лагере базасында узасы район Сабан туена ныклы әзерлек эшләре бара.
Көннәр кызу тору сәбәпле, көтүлекләрдә  вак чебен, черки, кигәвен бик азды.
Быел диспансеризация үтүче хатын-кызлар маммография тикшерүе (сөт бизләрен тикшерү) узарга чакырыла.

3
июнь, 2015 ел
чәршәмбе
Чуаш Борнае кызы Юлия Еликова “Чуаш чибәре-2015” район бәйгесе җиңүчесе булды.
Садиково, Демидовка һәм Хлебодаровка мәдәният йортлары хезмәткәрләре авыл халкы өчен “Троица” бәйрәме үткәрделәр.
Язгы чакырылыш дәвамында Россия Кораллы Көчләренә безнең районнан утыздан артык егет озатачаклар. Район чакырылыш комиссиясе хезмәткә алыну яшендәге 225 егет арасыннан дүрт дистәгә якын кешене сайлап алды. Язгы чакырылыш 1 майдан 15 июльгә чаклы дәвам итәчәк.
 
Район ветеринария берләшмәсендә һәр айның бер көнендә халыктагы этләрне бушлай стерильләштерү хезмәте күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International