ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2015 ел
сишәмбе
Караңгы көзне, салкын кышны үткәреп җибәргәч, кояшлы язны каршылавы бигрәк күңелле инде. Шуның өстенә аның беренче бәйрәме – 8 Март та килеп җитте бит. Сөекле әниләребезгә, тормыш иптәшләренә, кызларыбызга, хәтта бакчага йөрүче нәни кызчыкларга да чәчәк бәйләмнәре, көтелмәгән бүләкләр вәгъдә итүче бу бәйрәм кәефләрне тагын да күтәреп, һәркемгә язгы ашкыну, яңа өметләр өсти бит.

6
март, 2015 ел
җомга
Ике очракта да  төлкеләр качып өлгергән. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре әлеге эткә һәм сыерга котыру чиренә каршы вакцина ясаганнар, каннарын анализга озатканнар, каралты-кураларда дезинфекция үткәргәннәр. Районда төлкеләрне аулау буенча махсус аучылар бригадасы эшли. Алар берничә авыл җирлеге территориясендә дистәдән артык төлкене юк иткәннәр. Районда бу эш дәвам итә.
Муниципаль органнарда озак еллар намуслы эшләгәннәре өчен Салман авыл җирлеге башлыгы Наил Имам улы Шәрапов, Иске Камка авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Зәйтүнә Әдһәм кызы Сәгыйрова һәм Түбән Кәчи авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Зоя Константиновна Самаркина Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
"Юхмачы" терлекчелек комплексыннан кабул итү пунктларына көн саен 20 тонна сөт озатыла. Бер сменада хезмәт куючы биш савымчы 1400 сыердан әнә шул чаклы сөт савып ала. Любовь Казакова биредә 2008 елдан бирле эшли.
2015 елның беренче яртысына язылу чорында "Татмедиа" АҖ әбүнәчеләр арасында "Подписка өчен lnad!" бәйгесе игълан иткән иде. Аның йомгаклары буенча районыбызның Яңа Әнҗерә авылында яшәүче  Румия Гобәйдуллина һәм Ришат Гобәйдуллин кызыксындыру призларына ия булдылар. 

5
март, 2015 ел
пәнҗешәмбе

6 мартта район үзәгендә бәйрәм алды ярминкәсе уза

“Яшь көч” ҖЧҖ җитәкчесе Фәнис Хәмитов Мәскәүдә Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съезды эшендә катнашты.
Россия Федерациясе гражданинының төп документы – паспорт тагын 14 яшүсмергә тапшырылды.
Авыл хуҗалыгында эшче куллар җитешми, ә төзелеш оешмасында ярты коллективлары эшсез калган.

Бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап күпме чаралар, шул исәптән спорт ярышлары үткәрелә. Үткән атнада миңа шундый ярышларның берсендә булырга туры килде. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең иркен якты залында авырлык күтәрү буенча өч төр ярышны үз эченә алган ачык турнир булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International