ЯҢАЛЫКЛАР


10
февраль, 2015 ел
сишәмбе

Беренче карашка хат ташучының хезмәте гади кебек, газета-журналларны, хатларны алып кайт та үз участогыңдагы өйләргә таратып чык.

Әмма район почта элемтәсе коллективының отчет җыелышында телгә алынган саннар, эш күрсәткечләре аларның хезмәтенең бүген ни дәрәҗәдә катлаулы һәм күпкырлы икәнлеген бик яхшы дәлилләде.

Дәүләт автоинспекциясе  10 февральдән 20 сенә чаклы “Җәяүле кичүе” профилактика акциясе үткәрә.

9
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә узган атнада ике малай һәм өч кыз дөньяга килгән.

Бәбиләрнең берсе – гаиләдә өченче, калганнары икенче балалар.

 

Җәнлек-хайваннар кышын ач булмасын өчен урман хезмәткәрләре, аучылар һәм егерьләр көзеннән алар өчен азык запасы хәзерләп куялар.
Узган ел районда ау кагыйдәләрен бозу фактларын ачыклау буенча 150 дән артык рейд үткәрелгән.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районыбызда күп төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Аларны  ветераннарыбызның хәтеренә уелып калырлык итеп уздыру буенча әзерлек бүгеннән башланды. Оештырыласы чаралар финанс чыгымнарын да күп сорый.
Сихтермә бистәгә әйләнмәгәеИске Хурада җирлек советының ике авылда үткән киңәйтелгән утырышларыннан бүгенге вәзгыятькә хас булмаган оптимистлык, алдагы көннең тагын да яхшырак буласына ышаныч хисләре алып кайттык. Әбиләрнең колхоз бай булса, халыкның тамагы тук булыр, дигән сүзләре әледән-әле искә төшеп торды. Авыл халкының тормышына, көнкүреш проблемаларын хәл итүгә "Хузангай" кооперативының көчле икътисады, даими үсештә булуы бик нык тәэсир итә шул.

8
февраль, 2015 ел
якшәмбе
7 февральдә “Яшь имәннәр” савыктыру лагере базасында “Кышкы спорт төрләре көне” нә багышланган “Татарстан чаңгы юлы-2015” акциясе булды. Анда төрле яшьтәге йөздән артык райондашыбыз катнашты.
Иске Матак авыл җирлегендә яшәүчеләрнең җитәкчеләренә сорау-гозерләре күп җыелган. Җирлек башлыгы Георгий Нагорновка һәр авыл халкыннан "урамнарны кардан чистарттырмыйсыз" дигән тәнкыйть тә яңгырады. 
Кошки җирлеге өч авылны берләштерә. Татар Төгәлбәе, Рус Төгәлбәе, Кошки авылларында бүген 142 хуҗалыкта 348 кеше яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International