ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Бу хәл узган елның 23 августында булды. Кичке сәгать унберләр тирәсендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частена билгесез ир-ат шылтыратып, полиция бинасына шартлаткыч куелуын хәбәр итә. Шул ук мәлдә әлеге хәбәр буенча ашыгыч чаралар күрелә башлады.
7 февральдә "Татарстан чаңгы юлы" традицион спорт чарасы үткәрелә.
Бу көнне "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере базасында авыл җирлекләре, оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре, шулай ук пенсионерлар арасында чаңгы ярышлары оештырыла. Бәйге сәгать 10 да башлана. Чаңгы юллары сезне көтә!
Иске Камка үзешчәннәре сәхнә осталыкларын Иске Әнҗерә, Татар Мулла, Иске Чаллы, Үргәгар авыллары халыкка күрсәтеп кайтканнар.
Татарстан Дәүләт Советының бүлек мөдире урынбасары, икътисад фәннәре кандидаты якташыбыз Ришат Хафизов Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына комплекты белән компьютер бүләк итте.
Район мәктәпләрендә 15 музей эшләп килә.
Шатлыклы һәм борчулы вакыйгалары белән һәркайсыбызның тормышында үз эзен калдырып, тагын бер ел узып китте. Районыбыз өчен ул нинди булды? Җитештерү, икътисад күрсәткечләрен янга куеп торып, гаилә, тормыш-яшәеш мәсьәләләрен күз уңына алыйк әле. Бу хакта  район ЗАГС бүлеге начальнигы Рузалия Сафина белән сөйләштек.

29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Апак урамнарында төннәрен  21 лампа яна, Каракүлдә дә 5 яктыркыч куелды.


Иске Хурада  авылы  клубында әнә шундый исемдәге спектакль күрсәтелде.

Базарлы Матакның Имәнлек урамында төзеләчәк балалар бакчасы өчен котлован казылып бетте.
Чуаш Кичүе авыл җирлеге районда иң зурлардан санала. Билгеле, көн саен бик күп кичектергесез эш-мәсьәләләр чыгып тора. Һәм күпләр мондый җыеннарны үзләрен     борчыган  проблемаларга ачыклык кертү өчен көтеп ала. Аннан әлеге җыелышларда район җитәкчеләре, учреждение-предприятиеләр вәкилләре катнашу да күп кенә сорауларны урында ук хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International