ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе
1 февральдән “Татмедиа” газета-журналларына быелның икенче яртысы өчен алдан язылу башлана.
 
Районда авыл җыеннары дәвам итә. Иске Камка авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышлары да халыкның зур активлыгы белән узды. Карамалыда да, Иске Камкада да җыеннарга кеше бик күп килгән иде. Уртага салып сөйләшер сүзләр дә шактый җыелган шул.
Сарык белән кәҗә  әйбәт хайваннар, билгеле. Тик менә "Сарык син",–дигән сүзгә бик ачу килә бит. Бу "сарык" сүзе мине бәхетле дә итте бит әле. Шул турыда сезгә дә сөйлим әле.
Әхмәт авылының бик күп мәзәкләренә кереп калган Якуп дәү әтиемнең кәҗә турында кызыклы бер вакыйга сөйләгәне истә калган. Ул аны бизәкләп-чуклап бик еш сөйли, дәү әнием Минзифа кеткелдәп тыңлап торыр иде.

 Узган атнада Казанда “Яңарыш-Возрождение” китабының  бишенче томын тапшыру тантанасы булды. Анда безнең район делегациясе дә катнашты.


28
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе
Республика Мәдәният министрлыгының 27 гыйнварда булган коллегия утырышында узган елгы эшләргә йомгак ясалды, алга бурычлар билгеләнде. Үткән Мәдәният елы нәтиҗәләре буенча иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр,  байтак районнарга автомобильләр тапшырдылар. Районыбыз мәдәният бүлеге дә җиде урынлы “Ларгус” машинасына ия булды. “Кечкенә автобус тибындагы бу машина үзешчәннәребезгә авылларга концерт куярга йөрү өчен бик кулай”,–ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина.
Хакимият органнарына эшкә кемнәрне алалар? Белгечләргә нинди таләпләр куела? Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне нинди сыйфатларына карап сайлап алалар? Бу сораулар күпләрне кызыксындыра. Без аларны муниципаль район советының оештыру бүлеге начальнигы урынбасары Чулпан Гатауллинага бирдек.
 
Әлеге сорауга Татарстан Кадастр палатасы директоры урынбасары Алинә Камәртдинова җавап бирә.

27
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
Быелгы чыгарылыш сыйныфлары укучыларының бердәм дәүләт имтиханын тапшыру базасы булдырылды.

Хузангай-Сихтермә мәктәбендә Педер Хузангайның тууына 108 ел тулуны билгеләп үттеләр


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International