ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2014 ел
шимбә
Республика чакырылыш комиссиясенең йомгаклау утырышында безнең  район чакырылышны һәм контрактлы хезмәткә сайлап алуны оештыру буенча иң яхшы районнар исәбенә кертелде.
Яңа Салман мәктәбе укучылары ТНВ каналының “Тамчы-шоу” тапшыруында катнашып, җиңү яуладылар.
"Табигать бушлыкка түзеп тормый", "Бер җирдә кимесә, икенче урында арта" кебек физика законнары көнкүрешебездә дә хакимлек итә  икән бит. Алкогольле эчемлекләрне реализацияләү һәм алар белән законсыз сәүдә итү мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән район башкарма комитеты  утырышында катнашучылар, мөгаен шундый фикергә килгәннәрдер.
Район башлыгы каршында эшләүче коррупциягә каршы тору буенча комиссия әгъзалары соңгы утырышларында киләсе елга эш планы кабул иттеләр. Утырышта контроль-исәп-хисап палатасы рәисе Андрей Агапов бюджет средстволарыннан һәм милкеннән файдалануда, муниципаль заказларны урнаштыру һәм башкаруда закончалыкның үтәлешен даими  тикшереп торулары хакында әйтте, ачыкланган кимчелекләрнең нидән килеп чыгуын, аларның төзәтелүен аңлатты.

25
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Татар Борнаенда мәктәп һәм балалар бакчасының яңа бинасына нигез салынды.
Район судында Түбән Биктимер авылында яшәүче Дилүс Зәйнуллин белән Әмир Галимовның җинаять эше каралды. 23 һәм 37 яшьләрендәге бу ике ир-егет караклыкта гаепләнделәр һәм закон нигезендә җәза алдылар.
Түбән Кама шәһәрендә үткән билбаулы көрәш буенча V Бөтенроссия ачык ярышларда безнең ике үсмеребез – Салават Мәрдиев  һәм  Регина Нуретдинова  беренче урыннар алып кайттылар.
13-16 декабрьдә Түләчедә 1997-99 елларда туган кызлар-егетләр арасында билбаулы  көрәш буенча халыкара ярышлар үткәрелде.
Кәҗә белән сарыкны тыныч, басынкы холыклы дисәләр дә, бу хайваннарның беренчесе үтә дә әрсез, зыян итәргә яратучы мал. Менә шушы малкай белән булган кызыклы хәлләрне сөйләп үтәсем килә.
Җылы яклардан Татарстанга, авылга күченеп кайткан ел. Үзбәкстанда тавыктан гайре бүтән кош-корт, мал-туар асраганыбыз булмады. Авылга кайткан җәйдә үк әти-әни буаз сыер, тавык-чеби сатып алдылар, сарык үрчетергә ниятләделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International