ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
22 һәм 23 октябрьдә районда донор көннәре узды. Анда әлкилеләр бик актив булдылар. Беренче көнне иртәдән үк район үзәк хастаханәсе йортында дистәләгән кеше җыелып, сабыр гына үз чиратын көтә иде инде.

22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
26 октябрьдә, якшәмбе көнне, кышкы вакытка күчәбез.
Безнең җир участогы федераль милектәге  җир белән күрше урнашкан. Торак йортка да,  җир участогына да документлар әзер, ә чикләрне килештерү акты белән проблема килеп чыкты. Бу мәсьәләне кем белән килештерергә, кемнең шундый вәкаләтләре бар икән?
Безнең кадерле әниебез Наҗия Гатауллинага бу тормышта төрлесен күрергә, ачысын да, төчесен дә татырга туры килә.
Күптән түгел Базарлы Матак үзәк район хастаханәсен Татарстанның атказанган табибы Светлана Одушкина җитәкләде.
Районның терлекчелек комплексларында һәм гаилә фермаларында көн саен 117,7 тонна сөт җитештерелә.
13 октябрьдән республикабызда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе башланды. Ай буе дәвам итәчәк әлеге акция хокук саклау структураларының, власть органнарының һәм гражданлык җәмгыятенең наркотикларга каршы эшчәнлеген берләштерүгә юнәлдерелгән. Бу чорда районыбызда да профилактика эше көчәйтелә, полиция хезмәткәрләре оператив-эзләнү чаралары үткәрә.
Транспорт белән идарә итүчеләрнең төрлесен очратырга туры килде рейд вакытында. Кайберләре юлда патруль машинасын шәйләп алу белән башка якка борылып эзен ялтырату ягын карады. Кагыйдә бозган өчен туктаткач гаебен танучылар да, бәхәсләшергә әзер торучылар да булды.

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
2015 елның беренче яртысы өчен “Әлки хәбәрләре”нә 2015 кеше язылган.  Әлкилеләр барлыгы 4709 данә газета-журналга подписка рәсмиләштергән.
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер кыз дөньяга килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International