ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Район укытучылары җыелма командасы мәгариф хезмәткәрләренең республика җәйге спартакиадасында катнашты.
Республиканың сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләре арасында ике дәүләт телен дә куллану буенча конкурс игълан ителде.

Әлкилеләр ел башыннан “Яңарыш-Возрождение” фондына 123 мең 106 сум акча күчергән.

Районда яшәүче һәр кешегә бүлеп исәпләгәндә  бу 6,18 сум дигән сүз.. Әлеге күрсәткеч буенча без республикада  икенче урында.

 

“Бердәм Россия” партиясенең Әлки бүлекчәсе дүшәмбе көнне ХХII конференциянең икенче этабын үткәрде. Анда сүз Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләре турында барды. Шул турыда докладны бүлекчәнең башкарма комитеты секретаре Айсылу Садретдинова ясады.

20
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Наил һәм Рузилә Игъламовлар 25 ел инде иңгә-иң куеп тормыш юлыннан бергә атлыйлар. Бу гаиләгә күп сынаулар кичерергә, шатлыгын да, ачы хәсрәтен дә татырга туры килде. Бергә-бергә алар авырлыкларны да, кайгыны да җиңә алдылар.
Юл төзелешендә эшләүчеләр, аларны карап-төзәтеп торучылар бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мөгаен, бәйрәмнең көз тәмамланып килгән вакытка билгеләнүендә аерым мәгънә бардыр. Чөнки юл төзүчеләр өчен чираттагы эш сезоны бетә бит. Димәк, ел башыннан алып күпме эш башкарылганлыгына нәтиҗә ясарга, киләчәккә планнар билгеләргә дә була.
 

17
октябрь, 2014 ел
җомга
Сыерларны ясалма орлыкландыру буенча моннан өч ел элек башланган эш яхшы нәтиҗәләр бирә: быел беренче буын таналар бозаулый башлаган.
Райондашларыбыз бүген нинди эш-мәшәкатьләр белән мәшгуль, аларны нәрсә сөендерә, ниләр борчый икән?
“Салман”, “Әхмәт”, “Борискино”, “Чаллы” отрядлары кукурузны бөртеккә суктыруга кереште.
Бала туу – кеше тормышындагы иң шатлыклы вакыйгаларның берсе. Ә Базарлы Матак авылында яшәүче Сергей һәм Анна Чумановлар гаиләсенә берьюлы ике сөенеч килде. Быел май аенда аларның игезәкләре – Максим белән Арина дөньяга аваз салды.
Шулай итеп, Чумановлар дүрт балалы ишле гаиләгә әверелде дә куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International