ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе
Район үзәгендә Өлкәннәр көненә багышланган көзге ярминкә  булды. Анда авыл хуҗалыгы формированиеләре һәм мәктәпләр сәүдә итте. Ярминкәдә авыл нигъмәтләре гадәттәгедән түбәнрәк бәягә сатылды.

29
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Район урман хуҗалыгының барлык хезмәткәрләре бу атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Үги әни турында күп вакыт зарланып, ачуланып сөйлиләр. Ә мин сүз алып барган үги әни андый түгел, шуңа бу хатымны гыйбрәт өчен язам әле.
Авылыбыз эшмәкәрләре Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар хәйрия эшендә бик теләп катнашалар. Алар Юхмачыда урнашкан картлар йортына даими ярдәм итеп торалар. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына һәм аерым кешеләргә дә булышалар. Әле шушы көннәрдә генә Альберт мәчеткә тагын ярдәм күрсәтте. Мәчетебезнең керү юлы бик искергән иде. Альберт, шуны күреп, монда үз эшчеләрен җибәргән. Алар, искесен сүтеп, яңа брусчатка түшәгәннәр. Ул бик матур килеп чыккан. Без, картлар, моңа бик шатландык. Шуның өчен аңа зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Альбертның бу изге эше әтисе Әсхәтнең рухына дога булып барсын дип телибез.

27
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Гомер дигән нәрсә безгә бер генә бирелә. Күпләребез тормышның кадерен белеп матур гомер кичерә, бу дөньяда кунак кына икәнен, җир йөзендә вакытлыча гына яшәвен аңлап, тормышка сөенеп яши.
Быел районыбыз икенче ел рәттән  Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә Сабан туе үткәрүдә катнашты. Дзержинскида милли бәйрәмебезнең августта үтәсен алдан ук әйтеп куйганнар иде. Бәйрәмнең гадәттәгедән соңрак үтүенең сәбәбе дә җитди – шәһәрдә Сабан туе иртәсендә Җәмигъ мәчете ачыла. Кала җитәкчеләре, татар милли үзәге ике олы бәйрәмне  бер көндә уздырырга ниятләгәннәр.
Ике көнлек шул сәфәрнең хатирәләрен яңартыйк әле.
–Бу профессияне сайлавыма бер дә үкенмим,–ди  Базарлы Матактагы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Лидия Софронова. 
Пенсия фондының район идарәсендә ике әнигә тантаналы төстә ана капиталы сертификаты тапшырылды.

Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен

Иске Әнҗерә төп мәктәбе математика укытучысы Илгиз Сәлахов һәм Әхмәт төп мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Валентина Шәмсиева муниципаль район советының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Составында наркотик матдәләр булган үсемлекләр игү тыела. Моның өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International