ЯҢАЛЫКЛАР


27
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Эчке эшләр органнары халыктан  законсыз сакланган коралны, сугыш кирәк-яракларын һәм шартлаткыч матдәләрне билгеле бер түләү бәрабәренә кабул итүне дәвам итә. Республика Хөкүмәтенең махсус карары нигезендә, коралны ирекле төстә тапшыручыларга зур  күләмдә акчалата бүләкләү билгеләнә.

26
сентябрь, 2014 ел
җомга
Район мәгариф идарәсе, фән һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профкомы, тәрбиячеләрне, ветеран тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән кайнар котлыйлар. Тәрбияче бик күп вазыйфаларны үз эченә ала торган хезмәт. Ул тәрбияче дә, психолог та, ата-ана да... Шуңа да тәрбияче, иң беренче чиратта, тирән белемле, олы йөрәкле, балаларны чын күңеленнән яратырга, аларны аңлый белергә тиеш. Шул вакытта гына самими, саф сабый бала күңеленә ачкыч табып була. Киләчәк буынны тәрбияләүне без, хөрмәтле тәрбиячеләр, сезгә ышанып тапшырабыз. Безнең балалар бакчаларында үз эшләренә бирелгән, намуслы, тырыш, тәҗрибәле педагог-тәрбиячеләр генә эшли. Рәхмәт сезгә шундый олы хезмәтегез өчен. Бәйрәмегез уңаеннан, сезгә нык сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете телибез. Ансат булмаган, изге һәм җаваплы хезмәтегездә бары тик уңышлар юлдаш булсын!
Октябрьнең беренче көнендә Өлкәннәр көнен билгеләп үтү матур традициягә әйләнде. Бу кешеләрнең зирәклеге, гражданлык өлгергәнлеге, рухи юмартлыгы бәйрәме.
"Социаль пакет", ягъни социаль хезмәтләр җыемы дигән төшенчә тормышыбызга 2005 елда килеп керде. Шушы вакыттан бирле дарулар сатып алу, шифаханәләрдә ял итү, юл йөрү чыгымнарын каплау буенча ташламаларга хокуклы гражданнар һәр елның 1 октябренә кадәр үзләре өчен мөһим карарга килергә тиеш: әлеге ташламалардан файдаланыргамы, әллә аларның бәясен акчалата гына алыргамы?

25
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Хуҗалыкларда уҗымнарны авыруларга һәм  чүп үләннәргә каршы химикатлар белән эшкәртә башладылар.
Беренче сентябрьдә "дача амнистиясе" турындагы законның эшләп китүенә сигез ел тулды. Ул гражданнарның күп кенә объектларга хокукларын рәсмиләштерүне ансатлаштырды. Беренче карашка шушы чорда "дача амнистиясе" турында бик күп мәкаләләр язылды, хисапсыз аңлатмалар бирелде, әмма, тормыш күрсәткәнчә, гражданнарның әледән-әле сораулары туып тора.

Кыр эшләреннән бушаган авыл хуҗалыгы техникасы кышкы саклауга куела.

Хәзер хуҗалыкларда тырмаларны ремонтлау бара. Бөртек комбайннарын, азык хәзерләү техникасын юып, тиешле детальләрен салдырып саклауга куясы бар. Бу эшләр 1 ноябрьдән дә соңга калмыйча башкарылырга тиеш.

 

Район эчке эшләр бүлеге тиздән яңа бинага күчәчәк.
20 сентябрьдә  район мәктәпләре укучылары, оешма һәм учреждениеләр хезмәткәрләре, авыл җирлекләре вәкилләре "Татарстан кроссы - 2014" Бөтенроссия йөгерү акциясендә катнаштылар. Әлеге кросс "Экстремизмга–юк!" девизы астында үтте. Ул шулай ук марафончы, арабыздан вакытсыз киткән райондашыбыз Марсель Хәлиуллин истәлегенә багышланды.
Сентябрьдә экстремизм һәм террорчылыкка каршы айлык үткәрелү очраклы түгел. Моннан 10 ел элек Бесланда булган фаҗига хәтерләрдән һич җуелмый. Яңа уку елы башларга дип сөенешеп мәктәпкә җыелган балалар, аларның әти-әниләре, укытучылары террорчылар корбанына әйләнде. Кызганыч, әмма аңа кадәр дә, аннан соң да тормышыбызда террорчылык актлары шактый теркәлде инде.
Терроризмның нигезендә яткан экстремизмны ничек кисәтергә, кешеләрдә башка милләт вәкилләренә, башка дин тотучыларга карата аңлау, түземле мөнәсәбәтне ничек булдырырга соң? Бу турыда укучыларыбыз нәрсә уйлый?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International