ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2014 ел
сишәмбе

Район юридик консультация җитәкчесе Хәйруллин Шамил гражданнарның һәм юридик затларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда зур осталык күрсәткәне һәм адвокатлар коллегиясе эшчәнлегендә актив катнашканы өчен Татарстан адвокатлар палатасының Мактау кәгазе, Россия адвокатлары Федераль палатасының “Гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклауда казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.

Мондый югары бәягә юрист район эчке эшләр бүлегендә 12 ел тикшерүче, аннары 17 елга якын адвокат булып эшләгәне өчен лаек булды.

 

29 сентябрьгә кадәр районда “Частник” профилактика акциясе уза.
Үткән шимбәдә районыбыз вәкилләре Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 1 миллион 200 мең сумлык товар сатты.

22
сентябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Узган атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай дөньяга килде.

Базарлы Матакта яшәүче Тәнзилә Маннанова дүртенче баласын тудырды

20 сентябрьдә районда ике янгын булды
22 сентябрь бөтен дөньяда Автомобильсез көн буларак билгеләп үтелә. Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы бүген һәркемне шәхси транспорт чараларыннан баш тартырга чакыра. Акция автомобильләрнең әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысы турында кешеләрнең исенә төшерүгә һәм хәрәкәт итүнең альтернатив чаралары – җәмәгать транспорты, велосипед һәм башка транспорт чараларыннан файдалануга өндәүгә юнәлтелгән.

20
сентябрь, 2014 ел
шимбә
Район игенчеләре көнбагыш урагына төште. Бездә көнбагыш бөртек өчен 18 мең 790 гектарда игелде. Бүген шул мәйданның 1675 гектардан артыгы суктырылды. Һәр гектардан уртача 14,3  центнер уңыш чыга.

19
сентябрь, 2014 ел
җомга
"Челтәр компаниясе" ААҖ филиалы Чистай электр челтәрләре үзенең 50 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Украинаның сугыш барган өлкәләреннән безнең районга сыену эзләп 12 кеше кайткан. 
Алар Хурада, Сихтермә-Хузангай, Борискино, Хлебодаровка, Чуаш Кичүе авылларындагы туганнарына кайтканнар. Илләрендә инде вакытлы тынычлык игълан ителсә дә, кире китәргә ашыкмыйлар: ун кеше вакытлыча качып тору урыны сорап мөрәҗәгать иткән, димәк, бездә озакка тоткарланырга уйлыйлар. Ә ике кеше 90 тәүлеклек яшәп тору рөхсәтенә ия.
Шартлы рәвештә хөкем ителү– ул, билгеле, төзәтү колониясе түгел инде. Монда чәнечкеле тимерчыбыклар да, автоматлы часовойлар да, кырыс көн тәртибе дә юк, конвой этләре дә өреп тормый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International