Быелның икенче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу чорында “Татмедиа” ААҖ әбүнәчеләр арасында “Подписка өчен Ipad” бәйгесе игълан иткән иде. Иске Матак авылында яшәүче Нина Астафьева анда катнашып кызыксындыру призына ия булды.
44 нче Алексеевск бер мандатлы сайлау округы буенча бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат итеп үзен-үзе күрсәткән Шәйхетдинов Альберт Әсгать улының үз кандидатурасын кире алу хакындагы гаризасы нигезендә, территориаль сайлау комиссиясе бу кандидатны теркәү турындагы карарын юкка чыгарган.
Бу хакта Алексеевск территориаль (округ) сайлау комиссиясе хәбәр итте.