Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекторлары автомобиль руле артына исерек килеш утырган 4 кешене тоткарлаганнар. Алар шулай ук штрафларын вакытында түләмәгән өчен 5 кешене административ җаваплылыкка тартканнар. Атна дәвамында юлларыбызда 2 авария теркәлгән.