ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2014 ел
сишәмбе
Югары Колчуринодан Александра Филипповага киокусинкай-каратэ буенча спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелде.

Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада өч бала дөньяга килгән, барысы да малайлар. Иске Чаллыдан Зыятдинова рамилә дүртенче, Югары Колчуринодан Симанова Елена өченче тапкыр әни булганнар.


 

 

 

23
июнь, 2014 ел
дүшәмбе
Эше нинди, ашы шундый, диләр борынгылар. Карга халкының күркәм эшләре республикага мәгълүм. Хезмәт сөючән, тырыш, уңган авылдашларыбыз эшне дә эшлиләр, матур итеп ял итә дә беләләр. Моның матур үрнәге – ел саен үткәрелеп килүче Сабантуй.
 
1 июньнән оешма-предприятиеләрдә, җәмәгать туклануы биналарында тәмәке көйрәтү катгый тыела. Бу "Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм тәмәке тарту тәэсиреннән саклау турында" федераль законның икенче этабы көченә керү белән бәйле. Закон тәмәке продукциясен сатуга таләпләрне кырысландыра һәм тарту тыелган урыннар исемлеген киңәйтә. Законны үтәмәүчеләргә штраф яный.
 
Бүген электр энергиясеннән башка яшәүне күз алдына да китереп булмый. Һәркайда – өйдә дә, эштә дә, урамда да, мәктәптә дә – электр энергиясе кирәк. Аны һәр көнне, һәр эштә диярлек кулланабыз, әмма хәвефсезлек кагыйдәләре турында да онытырга ярамый.
 
Базарлы Матак мәктәпләре лагерьларында ял итүче балалар янгын частенә экскурсиягә барганнар. Янгын сүндерүче абыйлары аларга үзләре эшли торган машина һәм җайланмаларны күрсәткәннәр, ут капкан җирне ничек сүндерергә икәнлекне аңлатканнар. Балалар янгын чыгу турында хәбәрләр  кабул итүчеләрнең эш урынын – диспетчер хезмәтен бик кызыксынып караганнар.
Түбән Колчурино авылында күмәк халык яши, көнкүрештә килеп туган мәсьәләләрне алар бергәләп хәл итәргә тырыша.
Үткән атна дәвамында эчке эшләр бүлегенең кизү частенә 38 мөрәҗәгать һәм гариза кергән.

19
июнь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Май аеннан башлап юридик затларны һәм шәхси эшмәкәрләрне теркәү тәртибенә үзгәрешләр кертелде.
Базарлы Матактагы “Каенкай” балалар бакчасы республикада узган Мәктәпкәчә белем бирү елы нәтиҗәләре буенча 1 миллион сумлык грант отты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International