Моннан бер ел элек Салман авылындагы Гольцовлар гаиләсе берьюлы ике улларын армиягә озаткан иделәр. Владимир белән Сергей Хабаровск краенда бер частьтә хезмәт итәләр. Инде егетләр, әти-әниләрен сөендереп, хезмәтләрен тәмамлап кайтып та җиткәннәр. Армиягә кадәр Владимир Гольцов бик яхшы билгеләргә техникум тәмамлаган, ә энесе Сергей һөнәр училищесында белем алган. Хәзер инде егетләр хезмәт юлларын башлап киләләр.