ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе
Казанда пауэрлифтинг буенча республика ярышларында Гөлнур Зыятдинова хатын-кызлар арасында II урынны яулады.

27
апрель, 2014 ел
якшәмбе
Берсеннән-берсе чибәр егетләр һәм кызлар, күтәренке рух һәм энергия, шатлыклы елмаюлар һәм шул ук вакытта җитди, эшлекле мөнәсәбәт – “Бердәм Россия” көнендә район мәдәният йортында узган яшьләр форумында әнә шундый тантаналы-бәйрәмчә мохит хөкем сөрде. Әлеге чара “Полит Завод-2014” республика иҗтимагый-сәяси проекты кысаларында узды.

26
апрель, 2014 ел
шимбә
Туган тел язмышы бүген күпләрне борчый. Милли телләрнең киләчәге бармы, дигән мәсьәлә еш кына бәхәсләр дә уята. Ә сез туган телегезне яхшы беләсезме, балаларыгызга аны өйрәттегезме? Өйдә нинди телдә сөйләшәсез?
Бүген балалар китапханәсе музыка мәктәбе белән берлектә “Ромашка” балалар бакчасында “Безнең күңелләрдә син, Тукай!” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрде.
Муниципаль район башкарма комитетының сигезенче утырышында янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр. 20 апрельдән 15 майга чаклы район территориясендә махсус янгын режимы игълан ителә.
“Көньяк Әлки” филиалының “Борискино”, “Юхмачы” отрядлары бүген арпа, катнаш культураларны чәчүгә кереште.
ЮХИДИнең район бүлеге инспекторлары белән чираттагы рейдка чыктык. Бу юлы Базарлы Матак мәктәбе янында тукталыш ясарга булдык. Балаларын бакчага илтүчеләр дә шушыннан уза.

25
апрель, 2014 ел
җомга
Ике кич дәвам иткән концертларда тамашачылар башта оешма-учреждениеләр үзешчәннәренең иң яхшы чыгышларын карап ләззәтләнделәр. Мактау кәгазьләренә һәм бүләкләргә Базарлы Матак мәктәбе һәм гимназиясе, “Ромашка” һәм “Каенкай” балалар бакчалары, янгын сүндерү часте, район эчке эшләр бүлеге, социаль яклау бүлеге үзешчәннәре лаек булды.
19 апрельдә кичке унынчы ярты тирәсендә Югары Колчурино авылында бер йортның түбәсе яна.

Янгын сүндерүчеләр тиз арада урынга килеп җитеп, утны авызлыклыйлар. Янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Ул 20 квадрат метр мәйданга зыян салган.
“Борискино”, “Юхмачы”, “Үргәгар” отрядларында һәм “Билданов”, “Гәрәев” крестьян-фермер хуҗалыкларында арпа, солы, берьеллык үләннәр чәчәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International