ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2014 ел
җомга
1 апрельдән 2014 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугатка язылу башланды. Хәзер “Әлки хәбәрләре” газетасына өйдән генә дә язылырга мөмкин.
Базарлы Матакның Яшьләр урамында әлегә бер генә яктырткыч та юк. Аларны урнаштыру өчен “бишенче” линия сузарга кирәк. Моны эшләргә бакчалардагы агачлар комачаулый. Яшьләр урамында үткәрелгән халык җыенында сүз шул турыда барды: хуҗаларга электр линияләренә тиеп торучы агач ботакларын кисәргә кушылды
9 апрельдә Чистай шәһәрендә булган зона семинар-киңәшмәсендә коррупциягә каршы көрәшне нәтиҗәлерәк итү, бу яман күренешкә киртә куюның үтемлерәк чараларын табу хакында сүз барды. Анда районыбыздан да вәкилләр катнашты.

10
апрель, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Мәктәптә нигездә чуаш, рус балалары белем ала.
Турнирда бөтен Татарстаннан 160 тан артык спортчы катнашты. Безнекеләр Камил Вафин һәм Адель Нәүбәтов – икенче урыннарны, Алмаз Шәйхетдинов, Егор Васяйчев, Тимур Коновалов – өченче, Игорь Герасимов дүртенче урын алдылар. Алар барысы да татамида 3-4 алыш үткәрде.
Әлеге программадан кече һәм урта эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре файдалана ала.
Хөрмәтле әлкилеләр! Базарлы Матакның Крайнов урамындагы 63 нче йортта урнашкан күп функцияле үзәктә хакимият органнары белгечләре район халкын төрле мәсьәләләр буенча кабул итә. 
Балигъ булмаган балалар арасында хокук бозулар хакында сүз барган бер утырышта район үзәк хастаханәсенең наркология кабинеты шәфкать туташы Гүзәлия Вафинаның:
–Бүген өч үсмер алкогольле эчемлекләр куллану белән бәйле профилактика исәбендә тора,–дигән сүзләре бөтен залны сискәндереп җибәрде.

9
апрель, 2014 ел
чәршәмбе
“Строитель и К” җәмгыяте төзүчеләре Юхмачы авылында мәдәният йорты төзиләр: Гәрәев Илсур бригадасы булачак клубның стеналарын күтәреп бетереп килә инде.
Алар Югары Колчурино һәм һәм Югары Әлморза авыллары янында барлыкка киләчәк һәм алга таба басуларны сугаруда хезмәт итәчәк. Шулай ук Нохрат, Иске Хурада, Карамалы, Иске Әнҗерә буалары да төзекләндереләчәк. Бу эшләрнең барысын да Әлки ПМК “ Мелиорация” җәмгыяте планлаштыра. Әлегә оешма коллективы эш сезонына әзерләнә – үзләрендә булган техниканы ремонтлый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International