Бу көнне "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында чаңгы ярышлары оештырылачак. Бәйге сәгать 11 дә башлана. Теләге булган һәркем анда катнаша ала. 9.30 сәгатьтән башлап Балалар иҗаты йорты яныннан автобуслар чаңгычыларны лагерьга алып китәчәк. Чаңгылар прокатка да бирелә. Чаңгычылар кайнар чәй, шашлык белән сыйлана алачак. Чаңгы бәйрәменә рәхим итегез!