ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2013 ел
җомга

"Алексеевскдорстрой" ачык акционерлык җәмгыятенең Әлки участогында 170 кеше эшли, эшнең бик күп вакытында хезмәткәрләр саны 200 гә җитә. Без райондагы 309 километр автомобиль юлларына хезмәт күрсәтәбез. Бу юлларның 253 километрдан артыграгы асфальтланган, 15 километр чамасына вак таш җәелгән, 40,7 километры – грунт юллары. Быел коллектив көче белән 17,86 км юл төзелде. Ел ахырына кадәр тагын 4 км юлны куллануга тапшырачакбыз.


Җомга, шимбә җиттеме, "Колос" кинотеатры каршында күңелле ыгы-зыгы башлана. Урамга чыгарып куелган тавыш көчәйткечләрдән агылган музыка бөтен район үзәгенә тарала, кинотеатр тирәсе дистәләгән туй машиналары, шат кунаклар белән тула. Гаилә коручы яшь парлар соңгы елларда биредә язылышалар. Кинотеатр бинасы законлы никахны теркәү тантанасы өчен бик кулай-җайлы урын түгел инде түгелен. Әмма кавышу шатлыгыннан башлары күккә тигән яшьләр моңа әллә ни әһәмият тә бирмиләр бугай. Әнә кияү егете язылышу залыннан кәләшен кулларына күтәреп алып чыга, әнә алар бер-берсеннән күзләрен ала алмыйча пар күгәрченнәрдәй гөрләшәләр… Әлеге туй ыгы-зыгысы безнең эш бүлмәсе тәрәзәсе каршында гына булгач, юк-юк та күз төшә бит. "Күр инде,–дип уйлап куясың шунда. –Нинди матур гаилә төзелә. Болар гомерләре буе яратышып кына яшәрләр инде". Әмма чынбарлыкта хәлләр алай ал да гөл түгел икән шул.

"Алинә" спорт залында өченче ел рәттән балалар һәм яшьләр спорт мәктәбенең элеккеге укучысы Альберт Шаһиев истәлегенә багышлап мини-футбол буенча ир-атлар һәм спорт мәктәпләре командалары арасында турнир үткәрелде.

8 октябрьдән 18 октябрьгә кадәр район газетасына арзанрак бәядән язылырга мөмкин. 

Узган атнада райондашларыбыз 1455 данә вакытлы матбугат басмасына язылганнар.


17
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Укучылар арасында "Укытучы көненә чәчәк бәйләме" дип аталган фоторәсемнәр бәйгесенә йомгак ясалды.
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер кыз дөньяга килде.

Тугызынчы сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе буенча сынау (пробный) имтиханнары бирә башлады.

Бу атнада район мәктәпләрендә укытучылар өчен тренинг - укыту һәм тәрбия бирүдәге яңа технологияләргә өйрәтү семинарлары башланды.

Быел берничә райондашыбыз Мәккәгә хаҗ сәфәренә китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International