Бөер эшчәнлегенең җиткелекле булмавы белән бәйле хроник чирдән интегүче, амбулатор гемодиализ ысулы белән дәваланучы кешеләргә гемодиализ үтәргә транспортта бару һәм кире өйгә кайту чыгымнары, шулай ук яман шеш авырулары белән чирләүче кешеләргә Татарстанның махсус онкология ярдәме күрсәтүче дәүләт сәламәтлек саклау учреждениеләренә бару һәм кайту чыгымнары компенсацияләнә.
Юл төзелешендә эшләп зур хезмәт стажы туплаган, оешмабызның иң абруйлы шоферларының берсе булган Шәмсетдинов Тәлгать Мәхмүт улы турында район газетасы укучыларына күптән сөйлисем килә инде. Әмма Тәлгать абыйны үзе турында ачыктан-ачык әңгәмәгә җәлеп итү ансат эш түгел шул. Менә шул сәбәпле гадәти булмаган бу кеше турында очерк моңарчы язылмыйча торды. Әмма аның оешмабызга шулкадәр еллар тугрылык саклавының сәбәбен, техникага булган гаҗәеп "мәхәббәтенең" серен, тормышка һәрчак уңай карашының кайчан һәм ничегрәк калыплануын ачыклар, алар хакында укучыларга һәм бигрәк тә Тәлгать абыйның яшьрәк хезмәттәшләренә сөйләү теләгем зур булды.
Күптән түгел Казанда "Татарстан Республикасы. Мавыктыргыч сәяхәт: тарих, мәдәният, традицияләр" исемле яңа китапны тәкъдир итү тантанасы булды. Ул чарада республика районнары башлыклары да катнашты.
"Алексеевскдорстрой" ачык акционерлык җәмгыятенең Әлки участогында 170 кеше эшли, эшнең бик күп вакытында хезмәткәрләр саны 200 гә җитә. Без райондагы 309 километр автомобиль юлларына хезмәт күрсәтәбез. Бу юлларның 253 километрдан артыграгы асфальтланган, 15 километр чамасына вак таш җәелгән, 40,7 километры – грунт юллары. Быел коллектив көче белән 17,86 км юл төзелде. Ел ахырына кадәр тагын 4 км юлны куллануга тапшырачакбыз.