Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Әлки муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Район символлары
Әлки муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Әлки районы якташлар җәмгыяте
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Тикшерү нәтиҗәләре
Муниципаль контроль
Бюджетның үтәлеше
Кадрлар сәясәте
Иҗтимагый Совет
Коррупциягә каршы көрәш
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Башкарма комитет карарлары һәм боерыклары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажи
Официальные выступления главы
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Районы Прокуратурасы
Программалар, проектлар һәм конкурлар
Программалар
Аукцион,конкурслар,ачыктан-ачык тыңлау
Муниципаль районнар
Әлки муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
Безнекеләр – өченче
Район инвалидлар җәмгыяте әгъзалары ХХI республика спорт фестиваленнән III урын алып кайттылар.
Фәхриев Илшат, Вәлиев Әнәс, Низамов Фәнис, Камалов Фаикъ, Исаева Галина, Фәсахов Каюм, Кыямов Рәис армрестлинг, турникта тартылу, коляскада фигуралы йөртү, дартс, шашка, өстәл теннисы һ.б. спорт төрләре буенча чыгыш ясап, 277,5 очко җыйдылар.
Иртәгә – Бөтенроссия йөгерү көне
21 сентябрьдә районда "Татарстан кроссы-2013" йөгерү көне үткәрелә.
20
сентябрь, 2013 ел
җомга
Безнең өчен ул ныклык, намуслылык үрнәге
Алпар урта мәктәбе үзенең укучылары белән дан тота, ә без үз чиратыбызда бай тарихлы мәктәбебез, аның һәр бала күңеленә ачкыч таба белгән намуслы укытучылары белән горурланабыз. Бу язмабыз шуларның берсе- Гөллия Садриева турында .
Геройлар белән бергә сәяхәт иттеләр
Сентябрь ае безнең өчен бик истәлекле булды. Приютыбызда тәрбияләнүче 4 бала педагог белән бергә теплоходта круизда булып кайтты. Әлеге сәяхәт Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында оештырылды.
Республиканың сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннары комитеты сугыш һәм хезмәт ветераннарының һәм приютлар, балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйларның уртак сәяхәтен оештыру хакында Президент Рөстәм Миңнехановка инициатива белән чыкканнар. Президент әлеге башлангычны хуплаган.
19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Көзге караңгыларга кадәр
Узган атнада авыллар урамнарын яктырту эшләре дәвам иттерелеп, 4760 метр озынлыгында "бишенче линия" чыбыклары сузылган, 70 яктырткыч куелган.
Диспансерлаштыру дәвам итә
21 яшьтән олырак халыкны диспансерлаштыру дәвам итә.
Безнең Гөлия нечкәбилләр сафында
"Нечкәбил" VII республика хатын-кыз матурлыгы, аналар һәм гаилә конкурсында беренче тапкыр безнең район вәкиле катнашты.
Китап фонды тулыландырыла
Ел башыннан җирлекара үзәкләштерелгән китапханәләр системасына 645 мең сумнан артыграк бәягә 3604 китап кайтарылган.
Яңа елга матбугатка язылабыз
2014 елның I яртысына вакытлы матбугатка язылу башланды.
18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Элемтә линияләрен саклагыз!
Телефон элемтәсеннән файдаланмаган кешене табу кыен бүген. Тик, аяныч ки, элемтәчеләр турында телефон эшләмәгәндә генә искә төшерәләр. Ә күп очракта телефоннар эшләмәүгә элемтәчеләр түгел, кабельле һәм һава элемтә линияләрен зарарлаган чит оешмалар һәм физик затлар гаепле була.
РФ Хөкүмәтенең 578 нче карары (19.06.95 ел) белән расланган һәм "кайда булуларына, нинди ведомствога һәм милек формасына карауларына бәйсез рәвештә, барлык физик һәм юридик затлар өчен мәҗбүри" булган "Элемтә линияләрен һәм корылмаларын саклау кагыйдәләре" нигезендә, кабельле элемтә линияләре трассаларында саклау зоналары – әлеге линияләр буенча 4 метр, ягъни һәр яктан да 2 шәр метр киңлектәге җир участогы – булдырыла.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз