ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2014 елның I яртысына вакытлы матбугатка язылу башланды.

18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Телефон элемтәсеннән файдаланмаган кешене табу кыен бүген. Тик, аяныч ки,  элемтәчеләр турында телефон эшләмәгәндә генә искә төшерәләр. Ә күп очракта телефоннар эшләмәүгә элемтәчеләр түгел, кабельле һәм һава элемтә линияләрен зарарлаган чит оешмалар һәм физик затлар гаепле була.
РФ Хөкүмәтенең 578 нче карары (19.06.95 ел) белән расланган һәм "кайда булуларына, нинди ведомствога һәм милек формасына карауларына бәйсез рәвештә, барлык физик һәм юридик затлар өчен мәҗбүри" булган "Элемтә линияләрен һәм корылмаларын саклау кагыйдәләре" нигезендә, кабельле элемтә линияләре трассаларында саклау зоналары – әлеге линияләр буенча 4 метр, ягъни һәр яктан да 2 шәр метр  киңлектәге җир участогы – булдырыла.

Август аеның иң соңгы көннәренең берсендә гомеренең күпчелек өлешен район мәгарифенә багышлаган, берничә буын укытучылар яраткан, чын күңелдән хөрмәт иткән Илә Зыяф кызы Әсәдуллина иң якын кешеләре – уллары, килен һәм оныклары, дус-туганнары белән бергәләп, үзенең күркәм бәйрәмен – 80 яшьлеген билгеләп үтте.
Бәрәңге – халыкның төп ризыкларыннан берсе. Авыл җирендә аны үстермәгән кеше юктыр да. Быел икенче икмәгебез мул уңыш бирде дип әйтеп булмый. Республиканың «Россельхозцентр» белгечләре әйтүенчә, соңгы елларда һава температурасы югары булу сәбәпле бәрәңге яфраклары тиз шиңеп төште, 2011 елда башланган коры черек авыруы, орлык составын яңартмау бәрәңге уңышына тискәре йогынты ясады.

16 сентябрьдән 18 октябрьгә чаклы республикада наркотиклар куллануга каршы айлык үткәрелә. Аның девизы –  "Наркотикларсыз тормыш". Мондый айлык үткәрү  – проблеманың гаять кискен булуына, кисәтү чараларын активлаштыру кирәгенә ишарә.
Шартлы рәвештә хөкем ителү – бу инде, билгеле, төзәтү колониясе түгел. Монда чәнечкеле тимерчыбыклар да,  автоматлар тоткан уяу сакчылар да, кырыс көн тәртибе дә юк, конвой этләре дә өреп тормый.
Иң мөһиме – шартлы рәвештә хөкем ителгән кеше иректә кала, гаиләсе белән элемтәләре өзелми. Ул эшләвен дәвам итә, үзенең төзәлүен исбатларга мөмкинлеге була. Бары тик үзеңнең ялгыш адым  ясаганлыгыңны аңларга, тагын яңа җинаять кылу юлына басмаска һәм суд йөкләгән вазыйфаларны бөтен сынау срогы дәвамында тиешенчә үтәргә генә кирәк.
Әмма, ни кызганыч,  шартлы хөкем ителгәннәрнең кайберләре болай фикер йөртә: аларга, янәсе, хәзер бөтен нәрсә рөхсәт ителә, ни теләсәң шуны эшләргә мөмкин. Әле күптән түгел генә суд эскәмиясендә утыруларын һәм  судья вердиктын хафаланып көтүләрен андыйлар бик тиз оныта.
Безнең Кузнечиха (хәзер Әлки)  районына кергән Төгәлбәй авылында совет власте урнашкач дингә чик куелып, авылның өч мәчетен дә ябып, муллаларын сөрәләр. 1930 елларда колхоз оешкач, мәчетнең берсен манарасын кисеп башлангыч мәктәп, икенчесен шулай ук манарасын кисеп клуб ясыйлар. Өченчесен, ни хикмәт, манарасын кисми генә балалар бакчасы ясап куялар. Ул ачылган мәктәптә башлангыч 4 классны Йорткүл авылыннан килгән Муллин дигән кеше берүзе  укыта. Халык әйтүе буенча, ул бик акыллы, төпле кеше була. Дингә булмаса да, ул мәчетләр халыкка хезмәт итә. Клубта инде читтән килгән коммунистлар эш алып бара.
Мин белә башлаганда 1946 елда клубта мөдир булып сугышта диңгез флотында хезмәт итеп күп орден-медальләргә лаек булган Зиннәтуллин Вәгыйзь дигән кеше эшли иде. Шунда ук китапханә дә бар. Аена бер тавышсыз кино килә. Яшьләр динамосын әйләндерә, механик исә фильмга аңлатма биреп сөйләп бара иде.

13
сентябрь, 2013 ел
җомга
Менә берничә атна инде бездән бик еракта булган Амур, Хабаровск өлкәләрендә яшәүчеләр табигый бәла-казадан – су басудан җәфа чигәләр.
"IТ-чемпион" республика бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалды.
Карамалы авылында туып-үскән якташыбыз, бүген Чистай шәһәрендә яшәүче рәссам Радик Минһаҗевның  Казанда төрле чорларда иҗат ителгән картиналары күргәзмәсе бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International