ЯҢАЛЫКЛАР


3
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Июнь аенда районда 15 бала дөньяга килгән, 11 пар өйләнешкән.
26-27 июньдә Кукмара районында булган республика семинар-киңәшмәсендә безнең район делегациясе дә катнашты.
Районның урта гомумбелем мәктәпләрен тәмамлаган 122 егет һәм кызның барысы да аттестатлар алды.
Нурлатта үткән "Уяв" бәйрәмендә Арина Чугунова чибәрләр конкурсында җиңү яулады.

28
июнь, 2013 ел
җомга
25 июньнән 15 июльгә кадәр район территориясендә янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде.
Казанда  Җәйге  Универсиада  башланырга 1 атна гына вакыт калды, ә киләсе дүшәмбедә безгә Универсиада уты килеп җитә.
Иске Тахтала авылына озынлыгы 6100 метр булган асфальт юл салынды.
Республикабызда яшәүче төрле милләт халыкларының, аларның мәдәниятенең, гореф-гадәтләренең төрлелеген, матурлыгын, байлыгын чагылдыручы бәйрәмнәр байтак. Чуаш халкының милли бәйрәме "Уяв" – әнә шуларның берсе. Районыбызда ул ел саен үткәрелеп килә. Быел "Уяв" 22 июньдә Сихтермә-Хузангай авылында узды.

27
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Район мәктәпләре быел барысы 47,7 гектарда бәрәңге, 6 гектарда суган, 3,3 гектарда кишер, 2,5 гектарда кызыл чөгендер, 4 гектарда кәбестә, шулай ук яшел тәмләткечләр, борыч, ташкабак һ.б. утырттылар.
Түбән Әлки фельдшер-акушерлык пункты мөдире Илмир Шәмсетдинов "Ел табибы – Ак чәчәкләр" республика бәйгесенең "Ел медицина хезмәткәре" номинациясе җиңүчесе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International