ЯҢАЛЫКЛАР


5
июль, 2013 ел
җомга
"Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагеренда ял итүчеләрне ашыгыч рәвештә эвакуацияләделәр.
Район оешмалары, авыл җирлекләре, КФХлар бозаулар өчен кышлатуга яфрак азык һәм дару үләннәре хәзерләүне дәвам итәләр.
Иртәгә Казанда 27 нче Бөтендөнья Җәйге Универсиада ачыла.
"Хәвефсез каникуллар" республика акциясе кысаларында Чистай электр бүлү челтәрләре "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагеренда балалар белән файдалы һәм кызыклы чара үткәрде.
Республиканың аграр белгечләре чаң суга: кайбер районнарда саранча күренә башлаган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шушы мәсьәлә буенча ашыгыч видеокиңәшмә уздырды. Министрлыкның матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 20 районда саранчага тап булганнар. Тикшерелгән 220 мең гектар җирнең 50 меңендә әлеге куркыныч бөҗәкләрнең барлыгы ачыкланган.
Безнең районның кайбер басуларында да саранча табылды.
Игенчеләребез өчен иң җаваплы чорларның берсе – урак өсте якынлаша. Димәк, комбайннарны, ындыр табакларын, ашлык складларын урып-җыю эшләренә, яңа уңыш кабул итәргә тулысынча әзерләп куярга бик вакыт.

4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Яз-җәй айларында көтүлекләрдә хайваннарга күп санлы канэчкеч бөҗәкләр тынгы бирми. Черкиләр, кигәвеннәр, төрле чебеннәр бәйләнчек безелдәүләре белән теңкәгә тияләр һәм терлекләрне тешләп үзәкләренә үтәләр. Әлеге бөҗәкләр тешләгән урыннарда кычыту барлыкка килә һәм ялкынсыну процессы башлана. Ә бу терлеккә зур зыян китерә. Маллар рәхәтләнеп ашый, ял итә алмыйлар, алар ябыга, сыерларның сөтләре кими. Әйтик, яшь терлекләрнең артымы бу вакытта 25 процентка хәтле азая. Моннан тыш, канэчкеч бөҗәкләр терлекләрдә төрле йогышлы авырулар да китереп чыгаралар. Шуңа күрә дә әлеге бөҗәкләргә каршы көрәшүгә зур игътибар бирергә кирәк.
Жәй – ял итү өчен иң әйбәт вакыт. Күп кеше отпускысын нәкъ менә җәй айларында алырга, кая да булса барып ял итәргә тырыша. Хәзер инде авыл җирендә дә чит илләргә барып ял итү гадәти күренешкә әйләнеп бара. Тик шунысы бар: чит илгә чыгарга җыенучы кеше түләнмәгән теләсә нинди бурычлардан азат булырга тиеш. Бурычлы кешене чик аша үткәрмиләр. Бер-ике ел элек шундый хәл булган иде: ирле-хатынлы якын танышларыбыз чит илгә диңгез буенда ял итәргә китәргә җыендылар. Аэропортта инде самолетка утырыр алдыннан хатынга аның чит илгә чыга алмаячагын әйтәләр. Болар нишләргә белми, ары сугылалар, бире сугылалар, түләнмәгән бурычларын булмавын исбатларга тырышалар. Тик инде хәлне төзәтеп булырлык түгел, ир ялга үзе генә оча.
Мондый бик тә күңелсез хәлгә тарымас өчен без нишләргә, нәрсәләрне белеп торырга тиешбез? Шул хакта бүген район суд приставлары бүлеге начальнигы – өлкән суд приставы, 2 нче класслы юстиция советнигы Сәвия Нотфуллина белән сөйләшәбез.

3
июль, 2013 ел
чәршәмбе
Борһанов Раиф Свердловск өлкәсендә хезмәт итә, Елань дигән, катлаулы шартлары, кырыс командиры белән даны чыккан җирдә аның часте. Армиягә чакырылган егетләр бераз өркеп тә тора ул яклардан. Әмма Раиф бер дә зарланмый, киресенчә, әле күптән түгел генә әти-әнисенә улларының командирыннан Рәхмәт хаты килгән.
Үткән атнада Мамадыш шәһәрендә республика пляж волейболы  бәйгесендә безнең егетләр һәм кызлар бик уңышлы чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International